Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк-җимешле десерт

Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан җиләк-җимешле десерт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җиләк-җимешле десерт
Десерт өчен: 30 грамм желатин, 500 г кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 1 киви, 1 банан (нинди җиләк-җимеш яратасыз, шуны сайлыйсыз).

Эш тәртибе: 30 грамм желатинны ярты стакан суга куеп бүрттерергә, каймакка шикәр комы, киви белән банан салырга һәм блендер белән ваклап алырга (җиләк-җимешне ваклап турарга яки угычтан да уарга мөмкин). Стакандагы желатинны су "мунчасы"нда җебетергә, аннары катнашмага болгата-болгата салырга кирәк. Аннары тиз генә формаларга салу зарур.

Десертны суыткычта, ким дигәндә, 3 сәгать тотарга кирәк. Кич ясап, төнгә калдырсагыз, яхшы булачак.

Десертның өстен шоколад вагы, шулай ук җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100