Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк-җимеш агачы үсентесен ничек сайларга һәм дөрес итеп утыртырга?

Апрель-май - бакчага агачлар утырту өчен иң яхшы вакыт, ди белгеч.

news_top_970_100
Җиләк-җимеш агачы үсентесен ничек сайларга һәм дөрес итеп утыртырга?
Михаил Захаров

30 ел буена бакчачылык белән шөгыльләнүче Владимир Диденко җиләк-җимеш агачы утырту буенча киңәшләрен «Челнинские известия» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Апрель–май — агачлар һәм куакларны ачык туфракка утырту өчен идеаль вакыт. Туфрак халәтенә карап эшләгез. Көрәк җиргә җайлы гына керә торган булырга тиеш. Апрель уртасы — агач утырту, ул яхшылап үсеп китсен өчен бик яхшы вакыт. Хәзер алмагач, чия, груша, слива кебек җаның ни тели, шуны утыртырга була», — ди ул.

Үсентене махсус питомниклардан гына алырга кирәк. Алар үз төбәгебездә үскән булуы хәерле. Бары тик сәламәт һәм яхшы, корткычлары һәм авырулары булмаган үсентеләр генә утыртыгыз. Кабыгында механик яралар булмасын, ди ул. 

«Чәчәк ата башлаган үсентеләрне алырга ярамый. Утырткач, һава торышы начарланса, әле апрельдә салкын көннәр булыр, чәчәкләр коелып бетәчәк, яфраклары зәңгәр, сары, кызыл төскә керәчәк», — дип кисәтә агроном.

Урамда теләсә кайдан үсенте алу начар, прививкалыларын бигрәк тә. Алардан әллә ниләр үсеп чыгарга мөмкин, ди Диденко.

Җиләк-җимеш агачлары барысы да күпьеллык, алар бары тик 3-4 елдан гына уңыш бирәчәк.

Җиләк-җимеш агачлары кояшлы, якты, үтәли җилсез урында яхшы үсә. Түбән һәм сазлыклы урынга утыртмагыз. Агачларны болытлы һәм җилсез көнне, иртән иртүк яки кич белән утыртырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100