news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җил чәчәген икенче мәртәбә йоктырып буламы?

news_top

Җил чәчәге балалар авыруы булып санала, шуннан соң гомерлеккә ныклы иммунитет барлыкка килә. Ә ни өчен кайбер кешеләр җил чәчәген икенче тапкырга йоктыра? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, инфекционист табиб Андрей Поздняков сөйләде, дип яза «Аргументы и Факты» газетасы.

Чыннан да, икенче тапкырга йоктырырга мөмкин. Беренче очракта, чынлап та кеше җил чәчәге белән авырган, әмма анда иммунодефицит барлыкка килгән булса. Бу – иммун системасы көчсезләнгән, һәм организм инде кичергән инфекцияләргә кабат сизгер була башлаган, дигәнне аңлата. Мәсәлән, бу – грипп яки кызамык кебек каты авырулардан соң барлыкка килергә мөмкин, алар иммунитетны вакытлыча төшерә ала. Шулай ук нурланыш авыруы, химиотерапия яки авыр хроник авырулар да иммунитетны төшерә, һәм бу – җил чәчәген кабаттан йоктыру куркынычын арттыра.

Икенче очрак – хаталы диагностика. Җил чәчәге булганда, диагноз клиник билгеләргә карап куела: тәндәге тимгелләр һәм җил чәчәге йоктырган кеше белән элемтә. Авыруны лаборатор раслау сирәк очрый, шуңа күрә кеше үзен җил чәчәге белән авырган дип ялгышырга мөмкин, әмма бу, чынлыкта, башка авыру була ала. Җил чәчәге булганмы-юкмы икәнен төгәл белү өчен, антитәнчекләргә кан анализы бирергә кирәк, дигән табиб.

Әгәр кеше балачагында җил чәчәге белән авырмаган булса, үскәч авырый аламы?

Җил чәчәге – тиз йогышлы авыру, әгәр кеше балачагында аның белән авырмаган булса, аның иммунитеты булмый, шуңа күрә олы яшьтә дә җил чәчәге йоктырырга мөмкин. Кагыйдә буларак, олылар җил чәчәген балаларга караганда авыррак кичерә: авырганда температура югары күтәрелә, интоксикацион симптом, тәнгә тимгелләр бик күп чыга, һәм ул тән тиресендә генә түгел, ә лайлалы тышчаларда да була.

Җил чәчәге дөньядагы иң йогышлы авырулар унлыгына керә. Әгәр җил чәчәге йоктырган пациент стационарга эләгә икән, шушы катта һәм өстәге катларда да карантин кертелә. Чөнки авыру кеше яныннан үтеп киткәндә дә җил чәчәге йоктырырга мөмкин, авыру һава-тамчы юлы белән йога.

Күп кеше җил чәчәген җиңел формада уздырырга мөмкин, бу вакытта авыру билгеләр булмый, әмма иммунитет барыбер формалаша. Кешенең җил чәчәге белән авырганмы-юкмы икәнен белү өчен, Варицелла-зостер вирусына IgG класслы антитәнчекләргә кан анализы бирергә кирәк. Әгәр нәтиҗә уңай икән, димәк, иммунитет бар. Әгәр тискәре булса (антитәнчекләр юк) – прививка ясау яхшырак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар