news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Иләбәр әбиләр пати" нәрсә ул - видео

"Иләбәр әбиләр пати" нәрсә ул - видео

news_top
"Иләбәр әбиләр пати" нәрсә ул - видео
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллина әбиләрнең чана шуганын видеога төшереп Инстаграмга куйган.  

"Бер картлыкта, бер яшьлектә дип, әбиләр чана шуды бүген. Менә кайда ул Иләбәр әбиләр пати. Авылыбыздан ерак түгел генә тау бар, шул тауга туктап торып, утырып, ял итә-итә менеп җитәсең дә, рәхәтләнеп шуып төшәсең. Яшьләрдән бер дә ким түгел үзебез. Табигате ни тора, чит илләрен бер җирдә торсын. Кызык бит, күңелле бит, чыннан да!" - дип язган Исмегөл апа. 

Инстачылар әбиләрне "Молодцы! Эшли дә беләләр, ял да итә беләләр", - дип хуплаган.
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер картлыкта бер яшьлектэ дип эбилэр чана шуды буген Менэ кайда ул Илэбэр эбилэр пати Авылыбыздан ерак тугел аяк очыбызда гына тау бар, шул тауга туктап торып, утырып, ял итэ итэ менеп житэсен дэ рэхэтлэнеп шуып тошэсен. Яшьлэрдэн бер дэ ким тугел узебез Табигате ни тора, чит иллэрен бер жирдэ торсын. Сториска куйганнан сон, матур итеп @aigul_barieva видео да ясап бирде, рэхмэт яусын ана! Кызык бит, кунелле бит, чыннан да!

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар