Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илһам җырлары булганда татар яшәр». Җырчы истәлегенә Казанда Коръән ашы узды

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров нәкъ бер ел элек 16 гыйнварда вафат булды. Кичә «Мәрҗани» мәчетендә Илһам Шакировның ел ашы үтте. Легендар җырчыны искә алырга татар зыялылары чакырылган иде.

news_top_970_100
«Илһам җырлары булганда татар яшәр». Җырчы истәлегенә Казанда Коръән ашы узды
Салават Камалетдинов

Биредә аның рухына багышлап дога кылдылар, килгән кунаклар аның җырларын кабат хәтерләрендә яңартты.

«Сине тыңлау үзе бер гомер»

Коръән ашы тыйнак кына, рәсми чыгышларсыз үтте. Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Илһам Шакировка багышлап Фаил Шәфигуллин язган шигырьне укып, җырчыны искә алырга дип килгән кунакларны залга чакырды.

Бөек тылсымчыдыр, ахрысы син.

Гади кеше генә түгелдер,

Синең җырларың үзләре бер дөнья,

Сине тыңлау үзе бер гомер!

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәрхүм җырчының рухына дога кылды. Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәт башкарды.

Коръән ашына Илһам Шакировның туганнары, артистлар, галимнәр һәм дин әһелләре җыелган иде. Алар арасында артистлар Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Илдар Хәйруллин, Әзһәр Шакиров, язучы Ләбиб Лерон, җырчы Салават Фәтхетдинов һ.б. танылган шәхесләр дә бар.

Җырчының ел ашына Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да килде.

«Илһам Шакиров җырлары булганда татар яшәр»

Мәҗлесне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. «Татар булганда Илһам Шакиров яшәр, Илһам Шакиров җырлары булганда татар яшәр», — дип, легендар җырчыны истә тотарга өндәде ул.

Фердинанд Сәлахов Коръән ашларын уздыру Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллиннан башланганын әйтте.

«Кадыйм Нуруллин уйлап тапкан әйбер бу. Илһам абый зур эшләргә лаек кеше. Урам исемнәре бирү, таш, һәйкәл куюлар, мемориаль такта ачулар — барысы да эшләнә. Аның рухына Коръән сүзләрен ирештерү — бусы инде җан таләбе.

Радио-телевидениедән күбрәк милли җырларыбыз, классик композиторларыбызның әсәрләре яңгырап торырга тиеш. Илһам Шакировның үзенең концертларын тапшырып торырга кирәк. Яшь буынга үзләренең алымы белән кертергә кирәк Илһам абый иҗатын», — диде мәҗлесне алып баручы.

«Төрмәгә барып, әтине күрә алмыйча кайттык»

Илһам Шакировның 91 яшьлек апасы Зәйнәп Гәрәева да биредә иде.

«Илһамның күргән нужаларын сөйләп бетерә торган түгел. Алты баладан иң төпчек балабыз шул бит инде. Безнең әтине репрессия вакытында кулга алдылар. Илһам кечкенә иде. Әти кече малаемны бик күрәсем килә дигәч, без олы аны абый белән Минзәләгә төрмәгә алып бардык. 50-60 чакрым юл үттек. Анда чират белән керттеләр, бер генә кешене. Шунда хәтле барып күрми кайттык бит, Илһамны кертмәделәр, күрсәтмәделәр.

Авылыбызда үткән балалар өчен чыршы бәйрәмендә аны иң соңгы итеп җырлаталар иде. Кечкенәдән җырга-моңга бик хәтәр иде ул», — ди ул.

«Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров татар халкының „изюминкасы“ бит»

Кечкенәдән ул мине үз кызы кебек якын күрә иде дип, искә төшерде Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл ханым.

«Мин аңа бик рәхмәтлемен. Сеңлем белән ул безне күп нәрсәләргә өйрәтте. Әнидә дә, Илһам абыйда да табигатьтән бирелгән талант бар иде. Алар икесе дә татар халкының үзенчәлеге, „изюминкасы“ бит», — диде Гүзәл Авзалова.

«Илһам абый терелер, озак яшәр шикелле иде»

«Ул исән вакытта, авырганын белсәк тә, күңел тыныч иде. Илһам абый исән әле, терелер, озак яшәр шикелле иде. Бик авыр кичердек бу югалтуны. Ничек булса да, без аның җыр байлыгын саклап калырга, яшьләргә тыңлатырга тиешбез», — ди Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова.

«Халык Илһам Шакировны онытырга бирмәс»

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина Илһам Шакировның репертуарын һәрдаим радио-телевидениегә, интернетка һәм мәктәп программаларына кертергә кирәк дип саный.

«Быел без кемне югалтканыбызны аңладык шикелле. Мәктәпләрдә җыр дәресләрендә балалар елына бер генә җыр өйрәнсәләр дә, бик яхшы булыр, шул вакытта легендабыз онытылмас, яшь буын Илһам Шакиров иҗатын өйрәнеп үсәр иде. Халык Илһам Шакировны онытырга бирмәс», — ди ул.

«Илһам абый „бүтән беркая да авызыңны ачма, тавышың юк“, диде»

Мәрхүм җырчыны искә алу кичәсенә эшмәкәр Сәгыйть Исхаков Мәскәүдән үк килгән.

«Мин Илһам абыйның дусты, кечкенәдән танышып калдым аның белән. Шуннан аның җырлары белән үстем. Коръән ашына Мәскәүдән махсус килдем. Илһам абый, Әлфия апа Авзалова һәм Хәмдүнә ападан кала минем өчен башка җырчылар юк», — дип сөйләде легенданың үзе белән таныш булган Сәгыйть Исхаков.

«Мин дә җырларга өйрәнмәкче идем. Илһам абый мине берәр сәгать тыңлаганнан соң, бүтән беркая да авызыңны ачма, тавышың юк, дип әйтте миңа», — дип җылы итеп, көлеп искә алды Мәскәү кунагы үзенең кумирын.

«Илһам исемен мәңгеләштерү — татар зыялыларының бурычы»

Бирегә җыелган татар зыялылары Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү, аның җырларын онытмыйча яшь буынга тапшыруны иң мөһим бурычларның берсе икәнен билгеләп үтте.

Җырчының туган көне — 15 февральдә «Илһам Шакиров гастрольләре эзе буенча» дигән зур концерт булачак. Монда бөтен дөньядан артистлар килүе көтелә.

«Татар моңы» конкурсына Татарстан Президенты карары белән Илһам Шакиров исеме бирелгән. Быел 26 апрельдә Илһам Шакиров яшәгән йортта мемориаль такта кую, ә 16 августта каберенә таш кую планлаштырылган.



Галерея: «Мәрҗани» мәчетендә Илһам Шакировның ел ашы
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100