Илһам Вәлиев “Менәргә иде Урал тауларына” җырын башкара
Илһам Вәлиев “Менәргә иде Урал тауларына” җырын башкара.
Гөлшат Зәйнашева
Мансур Мозаффаров көе
Менәргә иде Урал тауларына,
Басарга иде кыя ташына.
Шул кыядан кушылып җырларга иде
Урал бөркетләре тавышына.
Йөресәң иде Урал тауларында,
Салават Юлай йөргән сукмактан.
Белмим, никтер ярсу сагыну белән
Ашкына йөрәгем шул якка.
Күзләргә иде Урал тауларында
Бөркетләрнең канат какканын.
Каршыларга иде киң илемне
Нурга күмеп таңнар атканын.