Илһам Шакировның 1996 елгы әңгәмәсеннән: "Безнең дә хәзерге балалар кебек тәмле ашыйсы, матур киенәсе килгәндер ул"
"Татарстан яшьләре" газетасында 1996 елда 5 март санында Илһам Шакировның күңеленә уелып калган балачак хатирәләре басылып чыккан. Әлеге мәкаләдә Илһам Шакиров сугыш чорында укыган вакытларын искә ала, хатирәләр яңарта.
Сугыш вакыты иде. Беренче класста укыган чак. Мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән чыршы бәйрәме оештырырга уйладык. Мине концертның “кадагы” итеп иң актыкка калдырдылар. 2-3 җыр җырладым. Залда аналар да балалар инде, сугыш вакыты бит. Бәйрәм үтте. Икенче көнне дус малайлар миңа әйтәләр: “Син җырлаганда әниләр, апалар елап утырды!” Шул вакытта оялуларым, шул вакыт уңайсызлануым – җир ярылса, җир тишегенә керердәй булдым. Үземне зур җинаятьче итеп тойдым. Ничек инде әниләрне елатырга була?! Бу минем башыма сыймады. Шулай да, җырлаудан туктамадым, чөнки миннән башка концерт булмый иде.
Аннан соң, гомердә дә онытасы юк, үз-үземне белештерә башлаганнан бирле мин чабата үрдем. Әни, туганнарым җыелып утарыбыз да, бил бөкерәйтеп, күз чекерәйтеп чабата үрәбез. Әни белән без икәү җырлыйбыз. Ә әтине хәтерләмим, чөнки аны миңа ике яшь вакытта алып киттеләр. Халык дошманы дип. Әтиебезгә шундый кара исем тагып, безне гел кагалар иде. Налогны да бездән күбрәк алалар иде. Хәтерлим әле, налог түләмәгәнсез дип, баздан соңгы бәрәңгене алып чыгып киттеләр. Шул вакытларда ашамаган туфрак кына калды. Иртән торасың, өйдә бер валчык ипи кисәге, ризык әсәре юк. Юк инде менә, юк, нишлисең. Тик нигәдер, мин аның сәбәбен хәзер дә аңлый алмыйм, керәшен авыллары баерак, җитенкерәк иде. Иртән торып керәшен авылларына соранырга бара идек. Ләке дигән бер керәшен авылына барып, үзебезнекенә охшаган бер өйгә кердек. Тезелешеп утырганнар идәнгә. Болар да пыр тузып чабата үрәләр. Эреле-ваклы балалар, барысы да анадан тума шәрә. Өйләренә таяк тыгып бутасаң да бер нәрсә эләгерлек түгел инде, бушлык. Шуннан: “Бераз бәрәңгегез юкмы, без берни ашамаган”, - дигәч, хуҗа хатын бераз бәрәңге бирде. Шуны кабыгы-ние белән пешереп “авыз ачтык”.
Аннан соң, мәктәптә киез итеклеләргә каршы чабаталылар сугыша идек тәнәфестә. Киез итеклеләр хәллерәк гаиләләрдән, андыйлар аз. Һәрвакыт без – чабаталылар җиңә идек. Шулай ук җыр дәресендә: “Аерым-аерым җырлыйбыз”, - дип, мине җырлатыр өчен хәйлә корганнары истә. Тавышы булмаганнарга бик ялынып тормыйлар инде. Ә мине әллә ничә кат җырлаталар иде. Җырлар гел кайгы-хәсрәтле була инде.
Аннан соң шул хәл истә калган. 4нче класстан соң без башка авылга барып укый башладык. Мәктәпкә барганда юлда куаклык бар иде. Иртән пешкән бәрәңге катыларын әлеге куаклык арасына күмеп калдыра идек. Шуны дәрестән иртәрәк качып киткән малайлар ашап бетерәләр иде. Менә син ә! Кайт ышанып, бәрәңге ашыйм дип.
Күп инде ул балачак хатирәләре. Безнең дә хәзерге балалар кебек тәмле ашыйсы, матур киенәсе килгәндер ул. Тауга карап тау буласы килә. Әмма без юклыкны белә идек. Нәрсәгә генә кызыксак та, аны булмасын белә идек. Без моңлана, кайгыра белә идек.