Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Илһам Шакиров үзе дә кайчандыр, урманга чыгып, Рәшит Ваһаповка охшатып җырлап йөри торган булган"

Октябрьнең сигезендә Казанда, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Китмә, сандугач! Илһам Шакиров ядкәре" кичәсе узды. 

news_top_970_100
"Илһам Шакиров үзе дә кайчандыр, урманга чыгып, Рәшит Ваһаповка охшатып җырлап йөри торган булган"

Татар мәдәниятының тулы бер чорын чагылдырган легендар җырчы иҗатына багышланган тантаналы концертта "Китмә, сандугач", "Идел буе каеннары", "Әдрән диңгез", "Ак калфак", "Чулпан", "Кара урман", "Сарман" һ.б. яраткан җырларыбыз Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Марат Яруллин һәм башкалар башкаруында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында яңгырады.

Экранда Илһам абый Шакиров җырлый. "Ак калфакның тагылган чагы, туганнарның сагынган чагы", - дип суза. "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры тын да алмый утыра бу мәлне сәхнәдә. Сихер көченә сәхнәдәгеләр дә, астагылар, залдагылар да буйсынды. Илһам ага кайтып төшкән дә җырлый төсле. Концерт дәвамында Илһам абый берничә мәртәбә экраннан "дәште" тамашачыга, бер җырлап алды, бер сөйләде. Ул пәйда булган саен зал җырчының экрандагы сурәтен алкышларга күмде. 

Бөек җырчының репертуарыннан иң шәп җырларны иң шәп башкаручылар яңгыратты. Тын да алмый тыңлады тамашачы үзләрен. Тик, экранда гына булса да, Илһам абый үзе җырлаганга җитми шул. Калганнар начар җырлады дип кырт кисүем түгел, әлбәттә. Ә шулай да, кичәнең иң шәп мизгелләре - Илһам Шакировның хитларын сәхнәдән мәшһүр җырчы үзе яңгыраткан мизгелләр булды. Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты иҗтимагый фонды җитәкчесе Фәттахов Рифат Әхмәтович әйтмешли, "Алыштыргысызлар булмый, диләр. Килешмим. Була. Илһам абый Шакировны алыштырырдай зат тумаган әле".

Залда яшьләр юк. Бөтенләй юк. Борчылдым. Яшь буын вәкиле, кайда син, тавыш бир, кайда? Килмиләр, әлбәттә, ни калган аларга монда, дип сызланып алдым. Бөек музыка һәм шул бөек музыканың бөек атасы яшьләр тарафыннан кадер иясе түгелмени? Илһам ага һәм аның иҗатын санга сукмыйлар, дигән сүзме бу? Радик Юльякшинга йөриләр, капчыгы-капчыгы белән бара анда яшьләр. Ришат Төхвәтуллинга зал тутырып өлкән апалар җыела да, көтү-көтү яшь кызлар чаба. Альберт Нурминскийга ис-акылларын җуеп агыла тагы яшьләр. Әле 12се Мамадышка Лейна килә ди, иптәш кызым ай буе җыена. Укуны ташлап булса да кайтып китәм Мамадышка, ди бит, малай. Борчый бу мине. Юк, яшьтәшләремнең уку калдырып "Малай на белом барсе" тыңлап йөрүләре түгел, тыңласыннар ла туйганчы. Яшьлек шул укуга кул селтәп, шырдый-бырдый тыңлап йөрер өчендәдер дә инде ул. Тик мин Илһам абыйны тыңламасам, минем балам аны тыңламый да тыңламый, баламның баласы аны тыңлау түгел, кем икәнен дә белмәячәк. Моңа юл куймаска иде шул. 

Экраннан Илһам абый Шакировка багышлап Гөлсирин Абдуллина, Идрис Газиев, Раяз Фасыйхов лар шигырь укыдылар. Тагы әллә кемнәр бар иде. Матур итеп төшергәннәр, сыйфатлы итеп ясаганнар видеоязманы. Белем бәйрәмендә беренче сыйныфлар чиратлашып берешәр строфа шигырь укыйлар бит, шуның төслерәк булды. Төне буе баш бәрә-бәрә ятлап чыккан да, үз чираты җиткәч, онытып җибәргәнче тизрәк сөйләп котылыр өчен дөбер-шатыр әйтеп куя бит үз дүртьюллыгын 7 яшьлек бала, шуның кебегрәк кенә булды, бигайбә. Начар димим. Тик бәгырьгә үтмәде шигъриятләре. Шуның белән шул. 

"Премьер" триосын үз иттем. Руслан Сәйфетдинов, Айгиз Ханов, Вадим Зәкиев башкаруында "Син сазыңны уйнадың" композициясе күпләрне гашыйк итте үзенә. Шәп. Башка сүзләр кирәкми дә инде. 

Алмас Хөсәенов шәп җырлый тагы. Биргән инде Ходай тавышны. Мулдан биргән. Ике ел элек Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгедә ишетеп шаккаткан идем инде бер үзен. Ике елда нык кына үскән. Бүген профессиональ дәрәҗәдә башкаручы булып өлгергән. "Әллүки"не җырлады. Шәп җырлады. 

Зәлилә чыкты. Йөзеп кенә чыкты. Тыйнаграк булды әле бу, минәйтәм. Кулисаларны тибеп ачып чыгар, дип көткән идем. "Сарман"ны җырлады. "Сарман"ны да шулай җырлап була икән: сөлек кебек селкеннәп тора, малайкаем. Болгап була торган бар төшен болгады. Һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты була инде ул, бу хәрәкәтләр дә чүт кенә башка урында һәм башка вакытта эшләнә торганнардан. Сәхнәдә хәтәр иркен тота үзен. Артист халкы шулай булырга тиеш тә инде, бик әйбәт. Гомумән, Зәлилә, минемчә, яңа яңгыраш буларак кирәк иде безнең эстрадага. Яңа сулыш буларак мохтаҗ иде күпмедер дәрәҗәдә эстрада Зәлилә кебек җырчыга. 

Сүз дә юк, яңа яшь җырчы килеп кергәндә, халык мыж-мыж килеп ала инде ул азрак. Тын-тавышсыз гына килеп кергән җырчының киләчәге дә юктыр инде ул. Рифат Әхмәтович әйтмешли, "Иң мөһиме: битараф булмасыннар җырчыга. Я үлеп яратсыннар, я котырып сөймәсеннәр. Икесе дә әйбәт". 

Карап-карап утырдым да, шуны сиздем: Зәлилә үзен бик ярата. Үзен яратканнарын да ярата. Шулай кирәк тә инде. Маладис, дип әйтәсем килә. Тик шунысы бар, Әлфия апа Афзалова кебек "маладислана" сәхнәдә. Үзе кебек маладис булсын иде шул, Зәлилә кебек. 

Зәлиләне, әйтергә кирәк, кем белән генә чагыштырмыйлар инде. Фрося Бурлаковага кадәр охшаттылар. Рифат Фәттахов исә бу хакта "Үз йөзен булдырасы бар әле Зәлиләнең, үз кыйбласын табасы, бик зур эш башкарасы алда әле аның", диде. "Копия" дип гаепләүчеләргә ни диярсез, дип сорагач, "Илһам Шакиров үзе кайчандыр урманга чыгып Рәшит Ваһаповка охшатып җырлап йөри торган булган, шуңа күрә, гаеп эш түгел бу", дип җавап кайтарды Рифат Әхмәтович. Бөек философ Лосевның әйткән сүзләре бар: һәр бөек кеше биеклеккә бөек кешене кабатларга тырышу нәтиҗәсендә килеп ирешкән. Зәлилә дә, кабатлар-кабатлар да, уникаль шәхескә әверелеп куяр. Өметле кызга ошаган чөнки. Уңышлар гына юлдаш булсын! 

Сүз уңаеннан, Зәлиләнең Ваһаповчылар рәтенә алынуына әле күптән түгел генә. "Айсылу Габдинова урынына килгән кыз", - дип төртеп күрсәттеләр Зәлиләгә иң башта. Айсылуны кая куйдылар икән соң? Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты иҗтимагый фонды җитәкчесе Фәттахов Рифат Әхмәтович бу хакта "Айсылуны беркая да куймадык, бу ике яклы килешү нигезендә аерылышу булды", диде. "Зәлиләнең эше белән бүген канәгатьсезме соң?" - дигән сорауга Рифат Әхмәтович "Юк, тулаем канәгать түгелмен, әлбәттә. Тик барысы алда бит әле. Аның Айсылу урынына алынуының төп сәбәпчесе - Зәлиләнең Ваһаповчылар рәтендә булырга, эшләргә теләге булуы иде. Ә инде нәтиҗәле эшчәнлеге аның алда әле", дип җавап тотты.

Илһам абый Шакировның туганнары, якыннары да залда иде. Заманында Илһам абый бишектә тибрәткән Флюр Шакиров, Илһам абыйның туганы сәхнәгә менеп җыр башкарды. Тавышында Илһам абый моңы бар. 

Кичәнең алып баручылары Фәридә Төхвәтуллина белән Илдар Кыямов сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованы дәштеләр. Илһам Шакиров репертуарыннан "Йөрәк сере" җырын яңа аранжировкада тәкъдим итте Зәйнәб апа. Шәп. Клубларда егет-кызлар сикерә торган көй кебек җырның яңа варианты. Почти "Малай на белом барсе" булган бу. Вәт яратырлар иде яшьләр Зәйнәб апаның чыгышын. Килмәгәннәр генә. Кыяфәте дә Зәйнәп апаның җырның яңа яңгырашына тәңгәл килә торган иде. Артык капланып-нитеп тормаган, диюем. Зәйнәп апа көймә юлыдай озын ярыклы итәк киеп, буе белән аягын ачып салып сәхнәгә чыкты. Аннары 18 яшьлек кызлар да эшли белми торган хәрәкәтләр эшли башлады. Моңа кадәр булган җырлардан чыгып уйлаганда, кичнең концепциясен 180 градуска борып кую дип атап булыр иде бу адымын Зәйнәп апаның, тик атамыйм. Бишенче дистәсен тутыргач та 18 яшьлек кызлар күк бии белгәч шәп түгелмени? Бөтенесе 50дән узгач күрсәтеп йөрер иде аякларын, 18 яшьлек кызлардай биер иде дә, булдыра алса. Зәйнәб апа булдыра әнә. Маладис, дип кенә әйтәсе кала. Күңеле белән унсигездә, димәк. Яратам шундый кешеләрне. Сокланам. Илледә дә унсигездәге күк йөри алсам иде әле олыгайгач. Чибәр кешегә солы капчыгы киертеп куйсаң да матур, диләрме? Кисен әйдә ерык итәкләр, җир җимертеп биесен, ә нигә юк? "Илледә тормыш башлана гына, балкы, яшьнә, ян", - дип әйтәсе килгәндер тамашачыга Зәйнәб апаның.  

Илһам Вәлиев кичәнең йомгагын бизәде. Десертка калдырганнардыр. Шәптән дә шәбрәк җырлый шул. Аңа чыгыш ясау өчен регламентны да чикләмәгәннәр ахры. Башкалар берне җырлаганда, ул өчне бәрде, шул хакта әйтүем. Искиткеч шул тавышы. Тагы нинди сүзләр белән аңлатып карыйм икән соң? Шәп инде, шул. 

Кичәне Илһам абый Шакиров үзе ачып җибәрде, үзе үк япты да. Кабат экранда Илһам абый җырлый. Аның тавышын ишетүгә, күздән яшь бөртеге өзелеп төште. Янәшәмдә утыручы өлкән апа-абыйлар бөек җырчыга кушылып җырлыйлар. Матур күренеш! Моны күрергә кирәк. Шушы мәлдә бар үпкәләр онытылды, диярсең. Илһам абый җырлый башлады да, мин кичәнең бар кимчелекләренә кул изәдем. Бәхет тойдым шушы мәлдә. Бәхет тою рәхәте бүләк иткән кичкә рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100