Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илһам Шакиров һәйкәленә карап: „Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле“, дигән иде...»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Хәмдүнә Тимергалиева турында истәлекләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
«Илһам Шакиров һәйкәленә карап: „Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле“, дигән иде...»
Разил Вәлиев фотосы

— Әле узган атнада гына без Илһам ага Шакировның туган авылында аның белән бергәләп бөек җырчыбызга һәйкәл ачып йөргән идек, — дип яза Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

— Барыбызның да кәефләре бәйрәмчә. Без Хәмдүнә белән аның озакламый чыгачак китабы хакында да сөйләштек, аны ничек итеп халыкка тәкъдим итү турында фикер алыштык. Мин аңа сүз арасында гына: «Син кайларда укып, ничек итеп мондый осталыкка, мондый популярлыкка ирешә алдың?» — дип сорау бирдем.

Ул озак уйлап тормады:"Мин Габдулла Рәхимкулов һәм Илһам ага белән еллар буе гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп, Габдулла агай мәктәбен уздым, Илһам ага консерваториясендә укыдым», — диде дә Илһам Шакиров һәйкәленә карап башын иде.

Аннары: «Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый», — дип өстәп куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100