Илһам Шакиров үлем турында елмаеп сөйли: "Комсызланган кеше озак яшәми!"
Илһам Шакиров үлем турында елмаеп сөйли: "Комсызланган кеше озак яшәми!"
"Яңа Гасыр" каналындагы "Адәм белән Һава" тапшыруында Илһам Шакиров үлем турында җиңел һәм шаяртып кына сөйли.
- Куркасызмы? - дип сорый алып баручы Ләйлә Дәүләтова.
- Аннан нигә куркырга? Ул бөтен кешегә дә килә торган нәрсә. Сиңа гына килеп, башкаларны калдырса, рәнҗер идең, - дип көлә Илһам Шакиров. - Күңелгә ятмас иде. Шулай булгач, бу - һәркемнең язмышы. Берни эшләп булмый һәм ул бик табигый әйбер. Табигый әйбер ул куркыныч түгел.
- Сез, "И, килми торсын, бер йөзләргә җитәргә" дип уйламыйсызмы?.
- Юк, алай итсәң, үләсең дә китәсең! Комсызлансаң! Комсызланырга ярамый. Комсызланган кеше ул озак яшәми.
Илһам Шакиров 16 гыйнвар көнне вафат булды. Җырчы белән хушлашу җомга көнне, 11.00 сәгатьтә опера театры бинасында булачак.