Ил-76 һәм Ил-78 самолетларының баш конструкторы вафат
Андрей Юрасов каты авырудан соң үлгән. Ул 34 ел гомерен самолетлар ясауга багышлаган.
Мәскәүдә Ил-76 һәм Ил-78 самолетларының баш конструкторы Андрей Юрасов вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Бу турыда ТАСС агентлыгы «ИЛ» матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
«Ил-76 һәм Ил-78 самолетларының баш конструкторы Юрасов Андрей Владимирович 16 августта авырудан соң, алтмышынчы яшендә вафат булды», диелә хәбәрдә.
Юрасовның барлык хезмәт эшчәнлеге Ильюшин исемендәге ОКБ белән бәйле, ул биредә 34 ел эшли. Техниктан башлап баш конструктор вазифасына кадәр хезмәт юлы уза.