news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Икралы белен

Бу рецепт белән Теләчедә яшәүче дустым Рәфилә Шәмсетдинова уртаклашты.

news_top
Икралы белен
250 грамм кефир, 2 аш кашыгы шикәр комы, калак очында тоз, калак очында гына чәй содасы, 6 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка, онны барысын бергә кушып болгатабыз.

Камырны куерак ясыйбыз да, аннары тиешенчә сыегайту өчен кайнаган (өй температурасындагы) су кушып, яңадан болгатабыз. Камыр 10 минут чамасы ял итеп алса яхшы. 

Табаны бик яхшылап кыздырасы, әз генә майлыйсы һәм беленнәрне ике яклап пешерәсе. Аннары икра җәеп беленнән рулет ясап төрәбез дә, кисәкләргә бүләбез. 

Табынга биргәндә өстенә дә әз генә икра куябыз.
 
Икралы белен табыныгызны бизиячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар