
Интернетта «Хыянәтне тикшерү» дигән гадәти булмаган хезмәт популярлашып килә. Татарстанда мондый хезмәт күрсәтүче кызлар бар икән инде. Моның асылы гади – заказ бирүче хатын-кызларга хыянәтче ирләрен яки гаилә төзергә теләгән егетләрен фаш итү. «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе бу тикшерүләрнең ничек узуы һәм аларның ни булып тәмамлануы турында белешкән.
Бернинди интим да юк
Чаллыда яшәүче 26 яшьлек Алинә бер фирмада сатулар буенча менеджер булып эшли. Ә эштән буш вакытында хыянәтче ирләрне фаш итү белән шөгыльләнә, аларның «сулга йөрү» мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячагы турында хатыннарына, йөргән кызларына дәлилләр китерә. Мондый фаш итү сеанслары бернинди интимсыз һәм, хәтта, ир-атлар белән шәхси очрашуларсыз гына уза. Алинә бары тик социаль челтәрләрдә аралашып кына аларның чын йөзләрен ача.
Кыз сүзләренчә, хатын-кызларга партнерларын фаш итәргә булышу идеясе аңа узган җәйдә килә. Ул вакытта интернетта кайбер танышу сайтлары белән бәйле кызык хәлләр турында бик актив фикер алышканнар иде.
«Мондый сайтларда теркәлгәннән соң, ир-атларның анкеталарына алар кайчандыр гаилә бәйрәмнәрендә һәм ялда хатыннары, балалары белән төшкән фотолар үзеннән-үзе «берегеп» чыга башлады. Ахыр чиктә, хатын-кыз игътибарына сусаган, янәсе, ирекле ир-атлардан булган бик күп анкеталар чынлыкта өйләнгән ирләрнеке булып чыкты», – дип аңлатты Алинә.
Менә шушындый «ирекле» ир-атлардан алдана язган хатын-кызлар башкалар белән дә үзләренең бу ачышлары турында бүлешкән. Берәүләре мондый йөремсәк ирләрдән көлсә, икенчеләре исә өйләнгән ир-атлар белән булган ачы тәҗрибәләрен уртаклашкан.
«Кызганыч, үземнең дә шундый тарихым бар. Өйләнгәнен бик җентекләп яшерергә тырышкан ир-атка 1,5 ел вакытымны әрәм иттем. Без ямьсез генә аерылышкан вакытта аның хатыны икенче баласы белән авырлы иде, һәм бу кабәхәткә минем күзләремне иртәрәк ачучы кеше булмаганга үкенәм», – дип авыр сулый Алинә.
«Елады һәм ышанасы килмәде»
«Егетем хыянәт итә, дип шикләнәм, аның чын йөзен ачарга берәр кеше булсын иде», – дигән чираттагы комментарийны күргәч, Алинә түзми, ул кызга ярдәм итәргә әзер булуын яза. Шикләнүче кыз Санкт-Петербургта яши, әмма интернет заманында ара ераклыгы киртә түгел. Кызлар, социаль челтәрдә егет белән ничек аралаша башларга, аңа интернетта таныш булмаган кызның көтелмәгән игътибары сәер тоелган очракта нишләргә икәнен уйлап, бергәләп план төзи.
«Мин аңа беренче мәртәбә язганда кулларым калтырады! Без, әлбәттә, шундый беркатлылар, әллә күпме сценарий уйлап чыгардык, моның тикшерү икәнен шундук аңлар дип борчылдык. Аның кызы бик борчылды, егете үзенә ышанмаган өчен үпкәләр дип уйлады. Әмма язышып берничә сәгать узуга, егет төрттерә башлады, ә икенче көнне ачыктан-ачык үзенең фатирында очрашырга тәкъдим итте», – дип сөйли Алинә.
Алинә сүзләренчә, бу тикшерүгә заказ биргән кыз йөргән егетенең мондый булуына бөтенләй әзер булмаган. Ул елаган, егетенең Алинәгә хәзер үзләре яши торган фатирның адресын язуына һәм өйдә кеше булмаганда шаярып алырга тәкъдим итүенә ышанырга теләмәгән.
«Кыз безнең бөтен язышуны укып чыкты, әмма үзе өчен егете нәрсәнедер дөрес аңламаган һәм чынлыкта исә беренче очраган кыз белән үзенә хыянәт итәргә җыенмаган дип уйлап чыгарды. Алар һаман да бергә, социаль челтәрләрдә караштырып алам. Бу тикшерү – минем беренче тәҗрибә һәм ир-атларны үз тормышыннан сызып ташларга теләмәгән хатын-кызларның аларның болай кылануына күз йомарга әзер булуның беренче үрнәге булды», – дип сөйли Алинә.
Тугры ирнең хатыныннан акча алмадым
Алинә заказларны бары тик социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша гына ала. Үзенең бу эше өчен берничә фото белән аерым сәхифә ачкан, анда йөзе яхшылап күренми, әмма сылашып торган күлмәкләрдән ымсындыргыч формалары яхшы күренә.
«Башта мин заказ бирүчеләрдән үз хезмәтем өчен акча алырга теләмәдем. Әмма икенче тикшерүдән соң кыз шундук, ничә сум була, дип сорады. Мин, уйлап тормыйча гына, 1000 сум, дидем. Һәм ул ризалашты!» – дип искә ала кыз.
Хәзер инде аның прайсы бар, хезмәтләр бәясе язышуның күпме дәвам итүенә, хыянәтчене фаш итүнең катлаулылыгына, дәлилләр китерүнең форматына бәйле.
«Кемдер скриншот кына түгел, ә егет белән видеодан аралашуны һәм сөйләшүне яздырып баруны сорый. Бәяләр 2 меңнән башлана, ә күптән түгел бер заказ өчен 14 мең сум алдым», – дип бәяләре турында аңлата Алинә.
Бу вакытка кыз 50дән артык ир-атны тикшереп өлгергән инде һәм аның нәтиҗәләре, йомшак кына әйткәндә, шактый хафалы. Ул тикшергән 53 ир-ат арасында бары тик 2се генә Алинәнең ир-атларга булган ышанычын тәмам какшатмаска булышкан. Беренчесе – 2 бала әтисе, кызның язышырга теләвенә шундук дорфа гына каршы чыга, аны социаль челтәрдә блокка куя, ә соңыннан канәгать хатыны Алинәгә ире белән язышуның скриншотын җибәрә. Анда ире ниндидер юньсез хатынның үзенә бәйләнүенә үртәлеп язган була. Икенчесе – яшь егет, үзенең җитди мөнәсәбәтләрдә булуын һәм, чит-ят кызлар белән аралашып, йөргән кызын борчуга салырга теләмәвен итагатьле генә аңлата. Һәм шулай ук Алинәне блокка куя.
«Мин тегесеннән дә, монысыннан да акча алмадым, ә алар өчен сөендем генә. Әле тагын өченче ир-ат булды, мин аңа язгач, мине бик «еракка җибәрде» һәм мин аңа бәйләнүдән туктамасам, хатыны мине кыйнаячак диде. Әмма 2 көннән соң ул мине башка социаль челтәрдә тапты һәм танышуны дәвам итәргә тәкъдим итте. Ул язышуларын тикшереп торган хатыныннан шулай яшеренгән булган икән», – дип сөйләде Алинә.
«Аларга нәрсә җитми?»
Заказ бирүче хатын-кызларга килгәндә исә, Алинәнең күзәтүләренә караганда, аларның күбесенә 25-35 яшь, 5-7 ел ир-атлар белән мөнәсәбәттә, күпләренең бер булса да баласы бар.
«Әле бит шунысы да бар: барлык кызлар да сөйкемле, мөлаем, үз-үзләрен караган. Ә менә мин фаш итәргә тиешле ир-атлар турында алай әйтеп булмый. 53 кеше арасында нормаль диярлек 8-10 гына ир-ат бар иде, әле боларын да тартып-сузып кына әйтерлек. Калганнары – мескен, акыллары сай, күз төшәрлек түгел. Менә нәрсә җитми аларга?» – дип аптырый ул.
Алинә сүзләренчә, аның эшендә иң авыры – ир-атларны уңышлы гына фаш иткәннән соң хатыннарының хыянәтне кичерүен күрү. Алар ирләренең чынлыкта алай булмавына һәм интернеттагы чибәркәйнең коткысына гына бирелеп алган дип ышана.
«Һәр икенче заказ бирүче миңа озын-озын хатлар яза. Болар барысы да – очраклылык, ире/егете бераз буталып киткән һәм гомумән, «мөнәсәбәтләрендә катлаулы чор» дип язалар. Миңа болар нәрсәгә? Мин үз эшемне эшлим, ә калганы үзләре ничек тели инде. Шулай да, үзләрен хөрмәт итмәгән хатын-кызлар өчен авыр. Әле кайберләре, «ирнең башын әйләндердең» дип, мине гаепле итеп калдырмакчы була. Күрәсең, аларга гайрәтләре чигүне шулай ук кичерү җиңелрәктер. Дөрес булмаган ир-ат сайлаганнар, гаилә корганнар, ә аның кабәхәт кеше булуын аңламаганнар», – дип Алинә.
Шулай да, Алинә, намуслы һәм социаль әһәмиятле эш башкарам, дип уйлый. Алинә, барыннан да бигрәк, фаш ителгән ир-атларның берәрсе, аны табып, үч алыр дип курка. Хәер, үзе әйтүенчә, моның ихтималы аз. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә анонимлыкны саклаганнан гына түгел, ә аның исемлегендә булган хыянәтче ирләрнең әле берсе дә сөйгән ярыннан җитди җәзага тарымаган, шулай булгач, үч алырга сәбәп тә юк.
Чыганак: «Республика Татарстан» газетасы, Юлия Майорова