news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Икесе дә бер хатынга гашыйк» - Татарстанда бер ир-атның аркасына отвертка кадаганнар

Тукай һәм Минзәлә районында яшәүче ир-атлар Чаллыда очраклы гына очрашкан.

news_top
«Икесе дә бер хатынга гашыйк» - Татарстанда бер ир-атның аркасына отвертка кадаганнар
https://pixabay.com

Чаллыда 14 августта төнге уникеләр тирәсендә ике ир-ат бер хатын өчен талаша. Шуннан соң 32 яшьлек ир-атның аркасына көндәше отвертка кадый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бер хатынга гашыйк булган ике ир-ат очраклы рәвештә генә очраша. Берсе Минзәлә районыннан килгән 34 яшьлек ир-ат, икенчесе Тукай районыннан килгән 32 яшьлек ир-ат була. Алар башта бәхәсләшә башлый.

Минзәләдән килгән ир-ат көндәшенең аркасына отвертка белән кадый. Тукай районыннан килгән ир-атның үпкәсе яралана, аны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә илтәләр.

34 яшьлек ир-атны полициягә алып китәләр. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар