news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Икешәр бала утырган машиналар белән коточкыч авариядә җиде кеше имгәнгән

news_top
Икешәр бала утырган машиналар белән коточкыч авариядә җиде кеше имгәнгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Архангел районында авариядә 7 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама хәбәр итте.

«Бүген көндез Уфа-Инзер-Белорет» юлының 73 нче километрында Терекле авылы янында ике җиңел машина бәрелешә. «лада Веста» машинасында 4 кеше, шул исәптән 2 бала була. «Фольксваген Гольф» машинасында да 4 кеше, шул исәптән 2 бала була», – дигән коткаручылар.

Зыян күрүчеләрне коткаручылар машиналардан чыгарган. Аларга беренче ярдәм күрсәткәннәр.

Авариядә үлүчеләр юк. 7 кешене – 3 өлкән кеше һәм 4 баланы – Уфа хастаханәсенә илткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар