
Икенде намазының дәрәҗәсе турында Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында язды.
Әлеге намаз хакында Коръәндә болай диелә:
«Намазларны һәм (алар арасындагы) урта намазны дәвам итегез».
«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:238
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Уртанчы намаз – ул гаср (икенде) намазы», – дип аңлаткан («Сахих әл-җәмигъ»).
Нигә бу намаз аерым искә алына соң?
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм элеккеге кавемнәрнең әлеге намазга салкын карауларын искә төшереп, икенде намазын укуның әҗер-савабы хакында әйткән.
Әбү Басра әл-Гыйфари болай дигән: «Берьюлы Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең белән Мүхәммәс дигән урында икенде намазын укыды һәм аннары:
«Бу намаз сезгә кадәр булган кавемнәргә тәкъдим ителгән иде, әмма алар аңа тиешле игътибар күрсәтмәде. Берәү бу намазны яхшылап сакласа, Аллаһы Тәгалә аңа икеләтә әҗер-савап бирер» («Силсилә әс-сахиха»), – диде.
Моннан тыш, икенде намазы җомга көнне аерым урын алып тора. Кайбер галимнәр, икенде белән кояш баю вакыты аралыгында догалар кабул була, дип әйткән, диелә әлеге хәбәрдә.