Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Икенче сыйныфтан намаз укыды, бөтен Шәлегә үрнәк егет иде”. Чаллы юлында фаҗигадә 23 яшьлек егет вафат

Берәүләр һава торышының әле кыш, әле яз булып уйнау торуына карамастан, яз килә дип шатланса, Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Зариповлар өчен бу яз мәңгегә онытылачак түгел. 11 мартның томанлы иртәсе алар өчен кайгы пәрдәсе ябылган кара көн булып калачак. Әлфия һәм Рафис Зариповлар бу иртәдә Саескан тавы янындагы һәлакәттә 23 яшьлек улларын югалта. Томан аркасында күз күреме начар булу сәбәпле, Фаил иярләгән “Лада Гранта” машинасы светофорда туктап торучы “Ман” автомобиле артына килеп керә.

news_top_970_100
“Икенче сыйныфтан намаз укыды, бөтен Шәлегә үрнәк егет иде”. Чаллы юлында фаҗигадә 23 яшьлек егет вафат

“Авария турында “Инстаграм”нан белдем”

- Шәле юлында авария булганын “Инстаграм”нан карадым. Аннан соң “Ватсап”тагы “Туганнар” төркеменә шул авария фотоларын “племяннигым” салды. Ник җибәрә икән боларны дип уйладым. Баксаң, анда безнең авыл егете харап булган икән, - диде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

“Бу – авылга килгән кайгы”

Авыл җирлеге башлыгы әлеге фаҗигане Зариповлар гаиләсенә генә түгел, авылга килгән кайгы дип атады. Зариповлар – Шәленең үрнәк гаиләсе.

- Фаил бик тәртипле, үрнәк гаиләдә үсте. Дүрт малай алар. Фаилнең Раил исемле игезәге бар. Ике олы абыйсы Мәккәдә белем ала. Олы абыйлары Әлфис (29 яшь) озатырга Америкадан кайтты, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Илшат Әхмәтҗанов сүзләренчә, Зариповлар гаиләләре белән намазда, дини гаилә. 5 гыйнварда Фаил үзе дә гаилә корган, гөрләтеп, хәләл туй иткәннәр. Хатыны Әтнә районыннан. 10 гыйнвар көнне Фаилгә 23 яшь тулган.

«Капитальный» малайлар иде

- Фаил үзе КАИда укый иде, кайда эшләвен белмим, әмма эшсез утыра торган егет түгел ул. Һәлакәткә юлыгуы да шул эшкә барганда була. Белүемчә, алар Чистай ягына юл тотканнар, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Фаилнең әтисе Рафис – аэропортта, әнисе Әлфия ханым аптекада фармацевт булып эшли. Игезәге Раил авылда яши. “Капитальный” малайлар алар, - диде Илшат Әхмәтҗанов.

“Үз-үзенә акча эшләде”

“Татар-информ” хәбәрчесе Фаил Зариповның адашы – Фаил Миңнебаев белән дә аралашты. Ул дустын җир куенына иңдереп кайтып килә иде.

- Әллә ни сөйләшеп утырырлык кәеф юк әле, - дип башлады ул сүзен. – Фаил турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Ул миннән ике яшькә кечерәк, шулай да без аралаша идек. Фаил икенче сыйныфтан намаз укыды, бөтен Шәлегә үрнәк егет булды. Алар гаиләләре белән тәртипле, үрнәк, барысы да намазда. Абыйларының Мәккәдә белем алулары гына да ни тора!

Фаил сүзләренчә, егет ремонт белән шөгыльләнгән булган.

- Аның кулыннан килмәгән эш юк иде. Үз көче белән, үз-үзенә акча эшләде, гаиләсен туйдырды ул. Тарттырылган түшәмнәр ясау белән шөгыльләнде. Ипие шул булгач, нишләсен, томан дип тормаган, заказга чыгып киткән инде, - диде Фаил дусты турында.

Адашы сүзләренчә, Фаил Зарипов турында сөйләгәндә иң матур гадәтләрне генә санарга мөмкин. Гадел, намуслы, каршы дәшми, каршы килми, тәртипле – дуслары бүген аны әнә шулай искә ала.

- Безнең әле дустыбызны җирләп кайтып килеш кенә. Җир астында калдырып кайтсак та, күңел ышанмый. Фаилне соңгы юлга озатырга 200дән артык кеше килгән иде. Мөгаен, алар да бу хәлгә ышанмыйдыр әле, - диде Фаил Миңнебаев.

"Зинһар өчен, туганнарына шалтыратмагыз инде, алар әлегә шок хәлендә", - диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. Фаил Зариповның гаиләсенең, әти-әнисенең, бертуганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100