Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икенче сыйныф малайлары уенчык сатучы хатынга һөҗүм иткән

Икенче сыйныф малайлары уенчык сатучы хатынга һөҗүм иткән

news_top_970_100
Икенче сыйныф малайлары уенчык сатучы хатынга һөҗүм иткән
Екатеринбург шәһәрендә сатучы булып эшләүче хатынга нәни сатып алучылар һөҗүм иткән. Кораллы "басып алучыларның" сатучыны куркытканын видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Вакыйга 26 июньдә шәһәрнең Железнодорожный районында була. Бала-чага витринадагы уенчыкларны карап йөри. Сәүдә ноктасы хезмәткәре бу балаларны сораштырмакчы була. Ул артык әйберләр алып чыгып китеп бармыйлармы икән дип шикләнә. Малайларның берсе "берни дә алмадык" дип, сатучыны ышандырып маташа. Шул чакта аның дус малае уенчык пистолет тартып чыгара һәм ата башлый. 


Пластик шарчыклар "яңгыры" сатучыга таба ява. Сатучы хатын ишек янына барып җитә һәм аны ябарга тырыша. Ләкин икенче сыйныфта укучы малайларның берсе - пистолеттан атучы бала качып китеп өлгерә. Аның дусты исә полиция хезмәткәрләрен көтеп кала.

Сатучы хатын бәхетенә, пистолет уенчык булып чыга, пневматик корал булмый. Шуңа күрә хатын-кыз имгәнми. Шулай да, Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых сүзләренчә, уенчык пистолеттан аткан малайны профилактика хисабына куячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100