Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Икенче Салават” Әнвәр Нургалиев Татарстанга күченеп килергә җыенамы? (эксклюзив видеоинтервью)

Гади, эчкерсез, ихлас. Күп тамашачының йөрәгендә үз урынын алырга өлгергән җырчы Әнвәр Нургалиев турында мин шулай дияр идем. Әнә шул сыйфатлары аны тамашачыга якынайткандыр да. Үзе дә шулай ди: “Күңелең яхшы булмаса, җырың халыкка барып ирешми!”

news_top_970_100
“Икенче Салават” Әнвәр Нургалиев Татарстанга күченеп килергә җыенамы? (эксклюзив видеоинтервью)

Казанга килгән сәфәреннән файдаланып, әңгәмәгә дәштем әле үзен. "Татар-информ" агентлыгы өчен интервью бирергә берсүзсез риза булды.

Кем син Әнвәр Нургалиев?


- Әнвәр, сезне күбебез Башкортстанның атказанган артисты буларак беләбез. Татарстан тамашачысы сезнең белән якыннан таныш түгел әле. Әйтегез әле, кем ул Әнвәр Нургалиев?

- Әйе, җырчы буларак, мин сездә беренче адымнарымны гына ясый башладым. Ә Башкортстанда мин ничә ел шул ук Әнвәр инде. Җырлавын күптән җырлыйм. 1991 елда Уфаның сәнгать училищесына укырга кергән идем. Аннары сәнгать академиясен тәмамладым. Зур сәхнәгә 2000 елда мендем. Башта “Ихлас” төркемендә җырладым. Аннары аерым эшли башладым. Уфада мин елына дүрт-биш концерт бирәм. Татарстанга килергә теләгем күптән булса да, нәрсәдер тотып торды. Вакыты җитмәгән булган, күрәсең. Никадәр генә эшләсәм дә, күп әйбернең миннән генә тормавын аңладым. Һәрнәрсә Ходай Тәгалә ризалыгы белән килә, аннан вакыт җитмичә, берни дә эшли алмыйсың. Әйтик, Башкортстанда тулы заллар белән концертларым узса да, сәхнәдә үземне хәзергедәй җиңел хис итми идем. Кыяфәт тә, тойгылар да икенче иде.

Ә яңа елдан соң бар да үзгәрде. Сәхнәдә тору рәхәт була башлады. Чыгам, рәхәтләнеп җырлыйм. Әгәр элек мин районнарда аена биш-алты концерт кына куйган булсам, быелдан 20шәрне бирә башладым. Әйе, тавыш арый, үзем дә арыйм. Әмма ул рәхәт итеп арыта. Сәхнәгә чыгам – бар да онытыла. Шундый рәхәт тойгылар ул! Концерт беткәч, ничектер кыен, ямансу була башлый. Гастрольләрдә чакта гаиләм сагындырса да, концерт кую теләге барыбер үзенә тарта. Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр. Сезгә килүем дә шуңа бәйледер. Татарстанга бөтенесе дә омтыла, ул татарның үзәге бит!  

Опера җырчысы - эстрадада

- Әнвәр, зур сәхнәдә иҗат итә башлаган вакытларыгызны хәтерлисезме? Иң элек нинди авырлыклар белән очраштыгыз?  

- Мин опера җырчысына укыдым. Ул бик авыр хезмәт, аңа күп көч кирәк. Безнең халыкка гадилек, аларга якын җырларны башкару кирәклеген аңлагач операдан китеп, үземчә җырлый башладым. Дөресен әйтергә кирәк, беренче вакытларда җырлау авыр бирелде.  

Тәүге чыгышым Стәрлетамак шәһәрендә булды. Юньләп җырлый алмадым, көй сузу шулкадәр авыр иде. Шунлык белән “Ихлас” төркемендә фонограммага да чыгыш ясарга еш тур килә иде. Тавыш тәҗрибә арткан саен гына ачыла башлады. Ләкин күңел биреп җырлый алмый идем мин. Сәхнәгә чыгуга ук бу җыр бетәме-юкмы дип уйлый идем. Күп җырлар миңа бөтенләй туры килмәде.  

Эчке халәтемне дустым Вәсилә Фәттаховага еш сөйли торган идем. “Әнвәр, синнән була! Бу вакытлыча авырлыклар, үтәр, борчылма” – дип, ул миңа көч өсти торган иде. Бервакыт үзенең концертларында катнашырга чакырды. Бик барасым килсә дә: “Мин бит җырлый алмыйм, нигә мине аласың, сиңа икенче кеше кирәк!” - дип әйткән идем. Ләкин ул минем булдырачагыма ышанды. Рәхмәт аңа. Эшли-эшли генә йөрәк белән җырларга кирәклеген аңладым.  

"Соң дисең микән?"  

- Безнең тамашачыга сез “Соң дисең микән?” дигән җырыгыз белән танылдыгыз. Ул җыр ничек туды? Аны сайлаганда шулай популяр булачагын күзаллаган идегезме?  

- Мин үз гомеремдә йөздән артык җыр җырлаганмындыр. Тик ул җырларның минеке түгеллеген һәрвакыт тоя килдем. Үз җырымны эзләү теләге белән яндым. “Соң дисең микән?” җырының авторлары Эльмир Залеев һәм Галиәхмәт Шәйхи. Миңа аны Илшат Яппаров дигән җырчы: “Әнвәр абый, менә җыр бар, җырлыйсың килсә җырла, миңа бармады ул”, - дип тәкъдим итте. Беренче ноталарын тыңлау белән үк күңелемә ятты ул. Бу җыр популярлыгымның беренче этабы гына. Күңелләрне айкап чыгарырдай башка җыр җырлыйсым килә. Шундыйны эзлим.

Әнвәр Нургалиев - икенче Салават, татарның Стас Михайловы...

- Быел сезне ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында җырчы Иркә рус эстрадасындагы Стас Михайлов белән чагыштырды. Татарның Стас Михайловы дип әйтте. Күпләр сезне “Икенче Салават”  дип тә әйтә. Бу образларга карашыгыз нинди? Үзегезне кем белән булса да чагыштырасызмы?

- Стас Михайлов дип миңа беренче мәртәбә генә әйтмиләр инде. Мине дә күпчелек хатын-кыз тыңлый бит. Шуңа әйтә торганнардыр. Ә Салават абый дигәннән... Ул безнең мэтр. Аның кебек 28 ел сәхнәдә җырлап йөрүче җырчылар бик сирәк.

Шуны әйтәсем килә, популярлык белән танылганлык - икесе ике әйбер. Популяр булу ул әле танылган булу дигән сүз түгел. Шуңа күрә мин үземне аның белән чагыштырырга кыймыйм. Минем татар эстрадасында беренче адымнарым гына әле. Уйлап атларга кирәк – бер адымыңны атлап, икенчесен дөрес басмасаң, бар да югала. Шуңа күрә мин үзем турында әле бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ә ТМТВ премиясенә килгәндә, бу минем иҗатыма беренче зур бәя. Ләкин премия ул премия гына. Миңа халыкның мине ничек кабул итүе мөһим. Әллә нинди алтыннарга күмәргә, исемнәр бирергә мөмкиннәр, ә халык сине яратмаса, тулы заллар җыя алмасаң, ул премиянең мәгънәсе юк.  

Халык концертларыңа килә икән - син артистсың, килми икән... Сәнгатьне бит аны аңлап бетереп булмый. Нинди генә тавышлар юк! Тик бүгенге көндә бездә биш-алты гына артист тулы заллар җыя ала. Бүтәннәргә халык җыю авырдан бирелә. Миңа калса, халык күңел, йөрәк белән җырланган җырларны күбрәк үз итә. Тамашачы алдында ихлас булу кирәк. Эчең, күңелең пычрак булса матурлык, мәхәббәт, изгелек турында җырлап булмый. Күңел чисталыгы, уйлар изгелеге кирәк.  

...ә Элвин Грей – татар Шатуновы  

- Әнвәр, бу биш-алты гына җырчы халык җыя ала диюегез татар эстрадасындагы яңа үсешме, ниндидер яңа юнәлешме? Бездә еш кына татар эстрадасын рус эстрадасы белән чагыштырырга яраталар. Янәсе, без калышабыз, безнең эстрада түбән дәрәҗәдә. Һаман ниндидер кыек якларын эзләргэ тырышалар. Сез үзегез татар эстрадасына нинди күзлектән карыйсыз?  

- Миңа калса, бүген безнең эстрада күчеш чорын кичерә. Менә Элвин Грей килеп чыкты. Бүген безнең балаларның күбесе русчалы-татарчалы сөйләшә. Бу аның буыны. Моңа кадәр аларга тыңларга җырчы юк иде. Башкалар җырлап карый, ә яшьләргә нәрсә кирәк икәнен аңламыйлар. Ә Радик нәрсә кирәклеген эзләп тапты. Мин аны икенче Шатунов дияр идем. Бүгенге яшьләр Элвин Грейны ярата. Аның булуы кирәк. Аны тыңлаган яшьләр әллә кайда аламалык, зыян кылып йөрмиләр. Концертларына баралар, бииләр, җырлыйлар. Минем якын дустым Ислам хәзрәт бар. Ул җыр белән дин бик охшаш ди – җыр да, дин дә яхшылыкка өйрәтә. Берсе дә син алама бул, тегеләй ит, болай ит дип җырламый бит. Яхшы бул, әниеңне ярат, сөйгәнеңне ярат, туган җир, туган телеңне ярат дип җырлый.
 

“Элвин Грейның киеменә аптырап карыйлар иде”  

- Татар эстрадасындагы продюсерлар турында да сөйләшик әле. Җырчыга танылу, зур сәхнәгә чыгу өчен продюсер кирәкме, әллә җырчы бу хезмәтне үзе генә дә башкарып чыга аламы?  

- Кирәктер. Чөнки җырчы үзе генә барысына да өлгерә алмый. Безнең заманда продюсерның нәрсә икәнен белүче дә булмады. Ә бүген андый кеше кирәк, чөнки технологияләр көчле, интернет ресурслар заманы. Сәхнә тормышын стратегик яктан дөрес төзи белүче кирәк. Кайда, ничек, кайчан нинди җыр җырларга... Продюсер белән эшләсәң яхшы. Тик моның өчен  синең талантлы булуың мөһим. Талантың булмаса, күпме генә акчаңны чыгарып түкмә, мәгънәсе булмый. Тагын шул ук Радикка әйләнеп кайтабыз. Ул электән безнең белән солянкаларда җырлап йөрде. Тик ул чагында Башкортстанда аны берсе дә аңламый иде. Кешеләр киеменә аптырап карый иделәр. Менә ул үзенең продюсерын тапты! Менә дигән бик талантлы, башлы Саша исемле егетне. Мин аның белән дусмын. Ул да миңа якташ буларак: “Әнвәр абый, менә монда болай итәргә кирәк, монда болай”, -  дип киңәшләрен бирә. Продюсер булса җырчыга җиңелрәк.

- Сезнең үзегезнең продюсерыгыз бармы?

- Әлегә юк.

- Ә булдырыр идегезме?

– Бәлки...  Дөрес юнәлеш бирә торган кеше булса. Менә мине Стас Михайлов һәм Салават белән чагыштыралар дип әйттегез бит. Мин исә эстраданы башка юнәлешкә борып, тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрер идем. Тик моңа өйрәтүче кирәк. Менә “Тойота” һәм “ВАЗ” машиналарын алыйк. Икесенең дә йөртүчесе бар, ди. Остарагы “ВАЗ” белән дә бик яхшы идарә ала. Эстрадада да шулай, җырчыга да яхшы “йөртүче” кирәк. Өндәүче, дөрес стратегияләр белән эш итә белүче. Минем “Соң дисеңме икән?” җырына төшерелгән клип, мәсәлән... Аның сюжетына шахмат уены тик томалга кермәгән бит! Аның мәгънәсе бар – дөрес адымнар эшләп барырга кирәк.

 

Тагын “Соң дисеңме икән?” турында  

- Клибыгыз турында да бераз сөйләп китегез алайса. Ул ничек туды?  

- Аның режиссеры – клипмейкер Тимур. Чиләбе егете. Төп геройга интернеттан миңа язылучылар арасыннан бер кызны эзләп таптык. Клипны бик тиз эшләдек. Бер авырлыгы да булмады.  

- Ә бүген нинди яңа проектлар әзерлисез?

- Яңа проект? Әйтергә микән анысын, әйтмәскәме икән? Көзгә “Уникс”та концертлар эшләргә исәплим. Анда башкару өчен Элвин Грей белән берәр дуэт эшләргә уйлыйбыз. Аның темасы абыйлар турында булыр, мөгаен. Ул бит миңа энекәш кебек. Без кайчандыр бергә җырлап йөрдек, ул бәләкәй иде әле ул вакытта, хәзер генә буйга киткән! Бүгенге көндә иң зур проектым – ул Татарстан. Татарстанда сине халык ярата икән, димәк, бөтен татар дөньясы да ярата. Ләкин бу Әнвәр Башкортстанны ташлап китте дигән сүз җүгел.  Технологияләр алга киткән заманда яшибез. Самолет белән Уфага бер сәгатьлек юл. Машинада да озак түгел - 5 сәгать.  

- Иҗатыгызга бәйле нинди хыяллар белән яшисез?  

- Хыялымның берсе - эстраданы тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрү. Күп яшь җырчыларның җырларында мәгънә юк. Нигә җырлаганнарын, сәхнәгә нәрсәгә чыкканнарын белмиләр. Татар дөньясы өчен яңа дәрәҗәдәге берәр проект эшлисем килә. Икенче хыялым – менә бу инде минем җыр дип әйтерлек үз җырымны табу. Аны көн дә эзлим. Миңа аларны гел җибәреп торалар, һәркайсын игътибар белән тыңлыйм. Программа тупладым да, булды, бүгенгә җитте, акча туздырмыйм әле дип яшәп булмый. Җырлар кыйммәт хәзер. Бер җырны эшләргә генә дә бик күп чыгымнар кирәк. Менә яшь талантлар бик күп, ләкин аларның отышлы җырлар алып эшләргә хәлләреннән килми. Авылларда бик күп талантлар. Хушың китәрлек! Аларны тыңлыйм да, карале, мин дә җырлап йөрим инде дип уйлап куям. Тик, тәҗрибәләре дә, акчалары да җитеп бетми.  

- Теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз, Әнвәр! Без бик арабызда шундый талантлы җырчы пәйда булуга зур рәхмәтле. Тамашачы сезне үз мәхәббәтеннән калдырмасын, бергә-бергә матур яшәргә язсын!

- Амин! Сезгә дә рәхмәт чакыруыгызга!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100