Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган дата икенче көнгә күчерелде

Японияне җиңгән көн 2 сентябрь дип түгел, 3 сентябрь дип санала башлаячак.

news_top_970_100
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган дата икенче көнгә күчерелде

Дәүләт Думасы Хәрби дан көне — Икенче бөтендөнья сугышы бетү датасына үзгәреш кертү турында канун кабул итте.

Хәрби дан көне 2 сентябрьдән 3 сентябрьгә күчерелә. Документта күрсәтелгәнчә, СССР Югары Советы 1945 елда «3 сентябрьне Японияне җиңү көне дип игълан итәргә» дигән канун кабул иткән булган.

Шулай ук Япониягә каршы сугышта катнашучыларга бирелгән медальнең икенче ягында «1945 елның 3 сентябре» дип язылган булган.

Инициативаның авторлары — Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты Владимир Шаманов, Георгий Карлов, Григорий Карасин һәм Михаил Козлов. Бу канун «Тарихи дөреслекне торгызу» максатынннан кабул ителгән, дип аңлата инициаторлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100