Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икенче Салават Фәтхетдинов»: Түбән Кама тамашачысын бик моңлы Руслан Ханов таң калдырган

news_top_970_100
«Икенче Салават Фәтхетдинов»: Түбән Кама тамашачысын бик моңлы Руслан Ханов таң калдырган
Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән скриншот

Данир Сабировның Түбән Камада узган концертына төркемдәше Руслан Ханов та килгән. Ул, сәхнәгә менеп, «Минутларны ник саныйсың» (Зиннур Гыйбадуллин көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре) җырын башкарып, тамашачыны да, артистның язылучыларын да шаккатырган.

Минутларны ник саныйсың,

Вакытың бик тар мәллә?

Тәрәзәдән ник карыйсың,

Җиккән атың бар мәллә?

Әллә иркә басып кына

Сөйгән ярың көтәме?

Әллә синнән качып кына

Яшьлек гомерең үтәме?

«Мондый тавыш белән нишләп җырламый ул, сәхнәдә?»;

«Афәрин! Нинди көчле тавыш белән нишләп сәхнәдә җырламый, нишләп бу егет җырчы булмаган ул? Шундый моңлы»;

«Шулкадәр матур җырлый! А`капелла! Бернинди чистартусыз тере тавыш! Нишләп сәхнәләрдә юк бу? Баян белән искиткеч концертлар бирер иде. Илһам Шакиров кебек...»;

«Ах, тавышы искиткеч… Тыңлаган саен тыңлыйсы килә»;

«Уникаль һәм чиста тавыш. Аңа сәхнәдә җырларга кирәк. Тыңлыйсы килеп тора»;

«Безнең шәһәр егете икән югыйсә, ә бер дә ишеткән юк, кайда йөрисең син, Руслан, шушы талантыңны әрәм итеп»;

«Икенче Салават Фәтхетдинов, молодец,тавышы көчле», – дип сокланган халык сәхнәдәге яңа кешегә.

«Данир, аны сәхнәгә алып чыгарсың дип ышанабыз», «Чын талантлар өйдә утыра. Кызганыч! Тере тавыш… Бу тавыш – хәзинәгә тиң. Данир, булыш аңа!» – дип, моңлы егеткә ярдәм итүен дә сорап язганнар Данир Сабировка.

Данир Сабиров: «Тавыш һәм талант – ул 5 процент кына. Калганы – максатчанлык һәм хезмәт. Үзең өстеңдә эшләү һәм репертуар туплау. Руслан бик талантлы, әмма ялкауланырга ярата. Барысы да кешенең үзеннән тора», – дип җавап биргән.

«Данир, сине мактыйбыз инде тагын, бу егетне кем җырлатыр иде үзенең концертында синнән башка, әлбәттә, син, чөнки синдә көнчелек юк, синең күңелең чиста. Ә Руслан, ялкаулыгын жиңеп, кешеләрне илһамландырса, әйбәт булыр иде», – дип, Данирны хуплаучы да бар.

«Бу егет кая эшли икән?» – дип кызыксынучыга «Бөтен бәйрәмдә, юбилейда, туйларда җырлый», – дип, артист төркемдәшенә реклама да ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100