news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Икенче гаиләм дә бар икәнен хатыным әле дә белми...

news_top

Минем ике гаиләм бар. Беренчесе – рәсми. Хатыным белән 8 елдан артык бергә яшибез. Йорт, уртак эшләр, бала... Башкалардагы кебек.

Икенче гаиләм – рәсми түгел. Бер хатын-кыз... Очраклы гына танышкан идек, ләкин озакка калдым. Аның белән бөтен нәрсә башкача: сөйләшүләр, хисләр, җиңеллек.

Башта мин моның шулкадәр тирәнгә китәсен уйламадым. Башта, бу – вакытлы гына, хисләргә бирелү, дип уйладым, үзе үтәр, дидем.

Тик үтмәде. Мин ияләштем. Без ике параллель тормышта яши башладык. Өйдә – бер төрле мин, икенче фатирда – башка.

Башта авыр иде. Көннәрне туры китерү, югалып торган вакытларны аңлату, ялганлау. Аннары бу гадәткә керде. Мин ике яклы тормыш остасына әверелдем.

Хатын берни белми. Ул ышана. Ул ярата. Миңа оят... ләкин мин дәшмим.

Безнең улыбыз бар. Мин аны тәрбиялим, уйныйм. Яхшы әти булырга тырышам. Бу – дөрес. Ләкин мин беләм – мин аларга хыянәт итәм.

Икенче гаиләдә дә бала бар. Хәзер менә икенче бала дөньяга аваз салачак. Ул йөкле... Мин үзем дә аңламыйм: сөенергәме, көенергәме?

Ул минем гел янәшәсендә булуымны тели, хыяллана, барысын да рәсмиләштерәсе килә. Булды, җитте – сайларга кирәк, ди. Ә ничек?

Әгәр хатыныма әйтсәм – барысын да җимерәм. Йорт, улым, аның миңа булган ышанычы. Әгәр дәшмәсәм – ялганны дәвам итәм, икеләтә тормышта яшим.

Кайвакыт үземне үзем төзегән тимер читлектә кебек тоям. Тыштан – гадәти тормыш, эчтән – борчу һәм курку.

Беләм: кемдер үзең гаепле, дип әйтер. Дөрес. Тик бу – күңел ярасын юк итми. Ул көн саен эчтән ашый.

Минем берсен дә югалтасы килми. Ләкин беләм – бу мөмкин түгел. Вакыт бара. Корсак үсә. Җаваплылык артканнан-арта.

Мин герой түгел. Мин – буталып беткән кеше. Бәхет, җылылык, мәхәббәт теләдем. Ә авырлык килеп чыкты – аны күтәрү көннән-көн авырая.

Кайвакыт төнлә утырып уйлыйм: нишләргә?

Бервакыт барысын да сөйләрмен. Бәлки. Кайчан көч табармын – шунда. Ә хәзер – ике дөнья арасында яшим. Һәм берсендә дә үземне чын итеп тоймыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар