«Икенче Фирдүс бит бу!» - Тямаев белән биегән Фәрит абый халык күңеленә хуш килгән
Фирдүс Тямаев концертларында күңелле хәлләр булу, позитив кешеләр чыгышлары – гадәти хәл. Төмәндәге концертында бик күңелле бер абый җырчының да, тамашачыларның да күңелен күтәргән. Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә видео урнаштырды.
Абый сәхнәгә бии-бии күтәрелә, аннан сәнәдә Тямаев белән бергә дә биеп алалар, алдан әзерләнгән кебек бертөрле хәрәкәтләнәләр хәтта. Абыйның кулында – бүләге. Аны тапшырганда ул: «Иң кирәкле шифалы су. Кәефне күтәрә, биетә, шатландыра торган», – ди ул. Пакет формасыннан аңлашыла иде инде үзе.
Видеога комментарийлар язучылар күңеленә дә бу абый хуш килгән, аны таныганнар да әле.
«Молодец, Фәрит кода. Так держать», «Бу бит Фәрит Бәдретдинов. Молодец», – дип язганнар. «Әтием, горурланам», – дип язган Рузилә исемле кызы.
«Мин бу күренешне чынлыкта күрдем», «Каян үзе кебекләр табылып тора бит әле», «Вәт абый булдыра!», «Икенче Фирдүс булган бит бу», «Бу абыйны «срочно» биюче итеп алырга», – дигән комментарийлар да бар.