Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икенче елга минем райдерга керәчәк ул» – Зәринә Хәсәншина Сабантуйда нәрсәдән интеккән?

news_top_970_100
«Икенче елга минем райдерга керәчәк ул» – Зәринә Хәсәншина Сабантуйда нәрсәдән интеккән?
социаль челтәрләр

Бүген җырчыларның социаль челтәрләре Сабантуй күренешләре, җыр-моңнары, кызык-кәмитләре белән тулды. Кем кая булган, нинди уеннарда катнашкан, кайда шәбрәк булган? Нәрсә ошаган, кайсы яклары җитешеп бетмәгән?

Зәринә Хәсәншина да бу ялларда 7 Сабантуйда җырлап, арып-талып, туган йортына кайтып төшкән. Җырчы да сәхифәсенә Сабантуйдагы чыгышларын урнаштыра, видеоларны әти-әнисенә дә күрсәтә һәм кайбер оештыручылар онытып җибәрә торган бер мөһим «әйбер»не искә ала.

Җырчы үзенә нинди һава торышы булуына карамастан тере тавышка җырлавына сокланып килгән комментарийларны күрсәтә һәм сүзне «плюс»тән «минус»ны аера белүче дусларына рәхмәт әйтүдән башлый.

«7 Сабантуйда да бар җырларым да «минус»ка иде, бүген шуңа тавыш юк. Кайбер Сабантуйларда аппаратурага акча жәллиләр. Нәтиҗәдә, артистның ни сөйләгәне, ни тавышы аңлашылмый. Аннан берәр «плюсовщик» чыга да, «Менә ул әйбәт җырлады, тавышы яңгырап торды», – диләр.

Аппаратура начар булуына да түзәм. Ашату-эчертү булмаса да ярый. Но! Зинһар, бәдрәф турында онытмагыз әле, Сабантуй оештыручылары! Артистлар өчен аерым! Икенче елга минем райдерга керәчәк ул, билләһи. Мин – көне буе су эчә торган кеше, бигрәк тә җырлап кергәч. Шартлый алмыйм бит инде мин», – дип яза җырчы үзенең сторисларында.

  • Райдер – популяр шәхесләрнең оештыручылардан нәрсәләр таләп итүләре хакындагы документ. «Мине чакырсагыз, шул-шул әйберләр булачак» дигән таләпләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100