Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икеләтә җиңелү: спортчы турнирда оттыра, өстәвенә, кызы кияүгә чыгудан баш тарта – видео

news_top_970_100
Икеләтә җиңелү: спортчы турнирда оттыра, өстәвенә, кызы кияүгә чыгудан баш тарта – видео

Катнаш спорт төрләре спортчысы (ММА), милләте буенча чех булган Лукаш Буковаз «Битва звезд» турнирында көч сынаша һәм Патрик Хорватка оттыра. Җиңелүенә җавап булсын өчен, ул кызын рингка чакыра, тезләнеп, аңа балдак суза, кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Әмма кыз башта читкә карый, алып баручы микрофонны сузгач, кияүгә чыгарга теләмәвен әйтә һәм Буковазны башка кызлар белән йөрүдә, хыянәттә гаепли. Барысы да 20 меңлек зал күз алдында була.

Спортчы башын ия, тамашачылар бик тавышланып реакция белдерә.

Соңрак Буковаз социаль челтәрләрдә хыянәт итмәвен яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100