Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икебезгә бер язмыш

news_top_970_100

Гап-гади бер көн бөтен тормышын баштанаяк үзгәртер, дип уйлап та карамады Сафия. Ул эшендәге корпоративка җыенды. Төрле матур күлмәкләрен киеп карый-карый, бүлмә буйлап очынып кына йөрде. Ефәк кызыл күлмәген кияргә булды, ул аның нәзакәтле буй-сынын тагын да матуррак күрсәтә иде.

Ачык изүен бераз каплау өчен, матур муенсасын такты, аның өстеннән өрфия яулык салды. Җиңелчә генә бизәнеп, йөз чалымнарын тагын да ачып җибәрде. Сафиянең кәефе шәп! Күлмәге өстеннән зәңгәрсу төстәге җиңелчә пәлтәсен генә элде дә фатирдан чыкты. Бераз җәяү атларга теләде.

Һава торышы да шәп, инде чын яз дияргә була. Язгы кояш та ярыйсы гына җылыта, күзне чагылдыра. Сафия кибетләрнең, кафеларның бәйрәмчә бизәлгәненә игътибар итте. Бар җирдә чәчәкләр, аларга карагач, үзеннән-үзе кәеф күтәрелә, йөзгә елмаю куна. Бар җирдә бәйрәм рухы. Аңа каршы кулларына чәчәк һәм бүләкләр тоткан ир-атлар атлый. Сафиянең моңа кадәр хатын-кызларга җентекләп караганы булмады, ә бүген аларның көләч йөзләрендә бәхет-куаныч сизелә иде. «Дөнья бигрәк ямьле инде!» – дип уйлап куйды Сафия. Әле җәяүлеләр кичүенә кадәр шактый атлыйсы, шуңа күрә ул чәчәк кибете янында гына юл аркылы йөгереп чыгарга булды.

Машиналар йөри торган юлга басты... Шуннан соң бары тик тормозлар чыелдаганын һәм асфальтка бәрелгән тавышны гына хәтерли Сафия. Соңыннан, хастаханәдә палатасында уянып киткәч кенә нәрсә булганын белде ул. Яра-җәрәхәтләре җиңелчә генә булмаган икән. Менә хәзер аңа түшәмгә текәлеп, шәфкать туташының авыруларны процедураларга чакырганын тыңлап ятарга гына кала.

«Хәерле иртә! Нишләп кәефсез? Кайда безнең елмаю?» – диде табиб.

Менә ул аны коткарган табиб – Ришат Әхтәмович. Хәер, нинди Әхтәмович инде, ул Сафиядән 5 яшькә генә олырак бит.

«Хәерле иртә», – дип җаваплады Сафия, елмаеп.

«Нәрсә, Сафиякәй, яңадан атлап йөрергә өйрәнәбезме?» – диде табиб.

«Ой, сез бигрәк шаян, шундук атлап йөрергә дисез инде...» – диде Сафия.

«Нишләп шулай булмасын. Хәзер санитарка култык таяклары алып килә һәм сезгә аякка басарга ярдәм итәр. Сафия, елмаегыз, яме, төшенкелеккә бирелмәгез. Елмаеп-көлеп яшәсәң җиңелрәк ул», – диде Ришат Әхтәмович.

Табиб артыннан ишек ябылды, ә Сафиядә ниндидер яңа хис барлыкка килде. Нишләптер, аңа яңа тормыш башлана кебек тоелды. Сафия, үҗәтләнеп, яңадан йөрергә өйрәнде. Һәм, ниһаять, өйгә чыгар көн дә килеп җитте. Сафия бу хәбәргә бик сөенмәде. Шушы вакыт эчендә бик якынга әверелгән Ришат Әхтәмович белән аерылышасы килмәде аның. Сафия аны шундук ошатты.

Һәр кешенең туганчы ук язмышы язылган була, диләр, һәркемгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан үз насыйп яры бирелә.

Менә Сафия дә шул насыйбын очратты бугай. Беренче очрашулары күңелле сәбәп белән булмады, анысы, кызга һаман да оят, чөнки Ришат аны коточкыч кыяфәттә күрде бит.

Һәм менә Сафия шәфкать туташының белешмә алып килгәнен көтеп тора. Әмма табибның кулында кәгазь генә түгел, ә кул таягы да күргәч, Сафия тәмам югалып калды.

«Мин сезгә такси чакырдым. Әйдәгез, таякка таяныгыз әле, ә бер кулыгыз белән миңа тотыныгыз. Машинага кадәр атлап карыйк», – диде Ришат Әхтәмович.

Сафия Ришатка кагылгач, бөтен тәненнән ток узгандай булды. Хәтта ул бер мизгелгә тукталып та калды. Ул тәнендә Ришатның кул җылысын тойды. Ришат кызга таксига утырырга булышты.

«Син сезнең белән хушлашмыйм. Иртәгә кич кунакка көтегез. Сез тәмам аякка басып, үзегез атлап йөри башлаганчы, миңа сезне күзәтеп торырга кирәк була», – диде, таксига утырырга булышканда.

Тормышта очраклы хәлләр, очраклы очрашулар булмый. Ике язмыш ныклы төенгә бәйләнеп килә бугай...

Сафия күңеленнән генә зарыгып көткән көн дә килеп җитте. Ришат аны ресторанга чакырды. Барысы да кинодагы кебек матур булды. Ришат аны ишек төбендә ук бер кочак ап-ак розалар тотып каршы алды. Шәмнәр белән бизәлгән өстәл янына утыргач, Сафиянең бармагына искиткеч затлы йөзек кидерде. «Минем хатыным булырга ризамы син?» – дип сорады.

Сафиянең тәнендәге бөтен күзәнәге «риза, мең кат риза!» дип кычкырса да, кыз, каушаудан, әкрен генә «әйе» дип кенә әйтә алды.

ЗАГСка гариза бирделәр. Менә шуннан соң Сафия өчен күңелле мәшәкатьләр башланды. Эштән соң өенә ашыкмады, ә туй күлмәкләре сата торган кибетләрдә йөрде. Дөнья кадәр матур күлмәк арасыннан берне сайлап алу җиңелләрдән түгел шул. Аның бу шатлыклы мизгелләрен беркем белән дә бүлешәсе килмәде. Сафиянең шәхси тормышындагы үзгәрешләр турында бары тик әнисе генә белде.

Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте. Ике йөрәк мәңгегә кавышачак. Ришат Сафияне ЗАГС янында көтеп торачак, дип килештеләр. Кинодагы кебек. Сафия ЗАГСка әти-әнисе, иң якын дуслары һәм туганнары белән килде. Бина янындагы кешеләр арасыннан Ришатын күзли башлады. Әмма кинәт телефоны шалтырады.

«Сафия, матурым, миңа киемнәрне алмаштырырга кирәк. Без ЗАГСка килгәндә бер авария булган иде, мин болай гына узып китә алмадым инде. Бикләнеп калган машинадан бер апаны чыгардык, аңа беренче ярдәм күрсәттем. Бөтен костюмым канга батып бетте. Безне 2 сәгатькә соңрак күчерүләрен сөйләшә аласыңмы?» – диде Ришат.

Тантанага чакырылган кунаклар арасында төрле ырым-шырымнарны искә төшерә башладылар, Сафиягә әллә ниләр юрап бетерделәр. Әмма Сафия тамчы да борчылмады, ул бер нәрсәне тәгаен белә – бу 2 сәгать сизелмичә дә узып китәчәк, ә соңыннан алар гомер буе бергә булачак. Шулай булып чыкты да, аларның икесенә бер язмыш хәзер.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100