news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек кыз үзенә һөҗүм иткән еланны тешләп үтергән

news_top

Төркиядә ике яшьлек кыз бала еланны тешләп өзгән һәм үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Бала ишегалдында уйнап йөри. Шул чакта ул җан ачысы белән кычкырып җибәрә. Аңа ярдәмгә өлкәннәр килеп җитә. Алар коточкыч картина күрә. Бала тешләре белән еланны өзеп ята.

Елан баланың иренен тешләгән булып чыккан. Сабый да югалып калмаган – ул җавап итеп еланны үзе тешләгән. Бала еланны шулай, тешләп, җибәрмичә тотып торган. 

Шулай итеп рептилия һәлак булган. Кызның тешләнгән иренен табиблар караган, хәзер балага куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар