Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек кыз аш белән кәстрүлне өстенә аударып һәлак булган

news_top_970_100

Ике яшьлек кыз аш кәстрүле кайнап утырган плитәне өстенә аудара һәм алган пешү җәрәхәтләреннән үлә. Бу хакта Тыва буенча Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен ТВ» сайты.

Фаҗига 7 мартта Кызыл шәһәрендәге Дачная урамында урнашкан шәхси йортта була. 2 һәм 3 яшьлек ике бала әбиләре күзәтүе астында була. Әбиләре өйдән чыккач, балалар кухняга кереп, электр плитәсен һәм аның өстендә торган аш белән кәстрүлне өсләренә аудара.

«Тәненең 38-40 проценты термик пешү җәрәхәтләре белән медицина учреждениесенә китерелгән 2 яшьлек кыз үлгән», – дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.

Икенче бала да зыян күргән, аңа барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр. Сабыйның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.

Тикшерүчеләр баланың үлеме факты буенча тикшерү үткәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100