news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек бала, магнит конструкторы детальләрен йотып, могҗиза белән исән калган

news_top

Рентген рәсемен күргәч, врачлар аптырашта калган: баланың эчендә 60 магнит шәйләнгән. Бу хәл Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә булган.

Кызның әти-әнисе баланы хирургия бүлегенә үзләре китергән, чөнки сабый корсагындагы түзә алмаслык авыртуга зарланган. Табиблар балага рентген ясагач, аның эчендә 60 түгәрәк магнит күренгән.

Хабаровск крае сәламәтлек саклау министрлыгы

Табиблар әйтүенчә, әгәр очраклы рәвештә берничә магнит йотсаң, алар ашказаны-эчәк трактында укмашырга һәм эчәклекне эчтән кысарга мөмкин. Бу – некрозга, перфорациягә, эчәклекнең тыгылуына, эчәклекнең борылуына китерә ала, дип шәрехләгән 7 нче шәһәр хастаханәсенең балалар хирургия бүлеге мөдире Андрей Костенко.

Кечкенә пациент 2 сәгать диярлек хирургия өстәлендә уздырган. Катлаулы операция вакытында табиблар муенсага охшаган магнитлар чыгара алган.

Бала хәзер исән-сау.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар