Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек сабыйны үз әбисе белән бабасы үтереп, мәетен мичтә яндырмакчы булган

Баланың гәүдәсе мичкә сыймагач, бакчага чыгарып атканнар.

news_top_970_100
Ике яшьлек сабыйны үз әбисе белән бабасы үтереп, мәетен мичтә яндырмакчы булган
https://pixabay.com

Новокузнецк шәһәрендә әбисе белән бабасы янында калган 2 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, әтисе белән әнисе 2 яшьлек малайны әбисе белән бабасы янында калдырып тора. Өлкәннәр шәхси йортта яши. Малайны алырга дип килгән әти-әнисе баланы тапмый. Өйдә аның киемнәре була, тик бала үзе юкка чыккан. Әби белән бабай исә исерек.

Әти белән әни кеше малайны эзли торгач, урамга чыгалар. Алар карда яткан бала мәетен таба.

«Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы мәгълүматы буенча, баланың ата-анасы акча эшләргә киткән булган. Сабыйны әби белән бабайга ышанып калдырганнар. Алар бала карыйсы урынга, салып йөри башлаган. Бала аларга бик комачаулаган. Бер мизгелдә әби белән бабай оныкны мендәр каплап үтереп ташлый. Аннары ни эшләгәннәрен аңлап алгач, мәеттән котылу җаен карыйлар. Оныкның гәүдәсен мичә тыгып яндырмакчы булалар. Ләкин мәет мичкә сыймый. Шуннан соң бабай белән әби оныкларының мәетен бакчага чыгарып ташлый.

Әлеге фаҗигане Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре тикшерә. 52 яшьлек бабай белән 48 яшьлек әби кулга алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100