news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек сабый өстенә мәктәп түбәсеннән болгарка килеп төшкән

Ике яшьлек сабый өстенә мәктәп түбәсеннән болгарка килеп төшкән

news_top
Ике яшьлек сабый өстенә мәктәп түбәсеннән болгарка килеп төшкән
Саратов шәһәрендә бер мәктәп түбәсен ремонтлаганда эшче кулыннан болгарка - кисә торган эш коралы ычкынып, аска төшеп киткән. Бу вакытта мәктәп бинасы яныннан ике яшьлек бала белән ана бара торган булган. Болгарка баланың башына төшкән. Әлеге фаҗигане күзәтү камерасы төшереп торган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.


Гадәттән тыш хәл 2 августта Пролетарская урамында урнашкан 6нчы номерлы мәктәп янында була. Ике катлы мәктәпнең түбәсен алмаштыралар. Кадрлардан күренгәнчә, эшчеләрнең берсе икенчесенә болгарка ыргыта. Ләкин коралны ераккарак ыргытырга көче җитмиме, әллә, киресенчә, артык ныклап ыргытамы - болгарка мәктәп кырыена аска төшеп китә. Бу вакытта бина яныннан бер хатын-кыз велосипедка утырган нәни кызын этеп бара. Болгарка баланың башына килеп төшә.

Хәзерге вакытта сабый хастаханәдә, аның хәле бик авыр.

Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар