news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек малай, дүрт айлык игезәкләр - янгында өч бала һәлак булган

Самара өлкәсендә коточкыч янгында җиде балалы гаиләнең өч баласы үлгән.

news_top
Ике яшьлек малай, дүрт айлык игезәкләр - янгында өч бала һәлак булган
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер катлы йортта фатир янган. Биредә күпбалалы гаилә яши торган булган.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, җиде баланың дүртесе фатирдан чыккан. Әни кешегә чыгарга күршеләре ярдәм иткән.

Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр калган өч баланың мәетен генә таба алганнар. Ике яшьлек малай, дүрт айлык игезәкләр - кыз белән малай котыла алмаган. 

Соңрак гаиләнең 25 яшьлек башлыгын - янгын вакытында исерек булган әти кешене кулга алганнар. Ул үзе әйберләргә ут төртүе турында әйткән. Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар