Ике яшьлек Мәдинәдә яман шеш: «Табиблар “Язмышы шундый” дисә дә, кызымның сукыр калуын теләмим»
Ике яшьлек Мәдинә көтмәгәндә зур сынау алдында кала. Аңа "күзнең челтәр катлау яман шеше" диагнозы куелган.
Карап торышка сау-сәламәт, шаян, курчак кебек кызчык Мәдинә. Аның үз-үзен тотышы да, елмаюы да, сөйләме дә башкалардан һич аерылмый. Тик ике яшьлек бу кызчык әле үзен нинди сынаулар көтүен дә, әти-әнисенең нинди утларда януын да аңлап бетерми.
“Бер яшькә кадәр бер дә авырмады”
Резеда һәм Роберт Зариповлар инде менә ике айдан бирле дөньяда булган хәлләрне дә, вак-төяк мәшәкатьләрне дә белми, сизми яши. Сентябрь башында алар өчен дөнья гүя туктап кала. Нәкъ шушы вакытта алар бердәнбер кызчыкларының күз күреме начараюын белеп ала. Ә бу әле башы гына була...
Лаеш районы Имәнкискә авылы кызы Резеда белән Нурлат егете Роберт 2014 елның 14 ноябрендә гөрләтеп туй итәләр. Ходай Тәгалә аларны тиз арада мәхәббәт җимеше белән дә бүләкли. Резеда туйдан соң ук авырга уза. Йөклелек чорын да бик әйбәт уздыра, 2015 елның 30 июлендә сау-сәламәт бала таба.
– Кызымны кесарев кисеме ярдәмендә алдылар. Юк, юк, бернинди дә тайпылыш юк иде үзе. Минем койрык сөягем сынып, үзе ялганган. Шуңа күрә баланың башына зыян килмәсен дип, табиблар белән бергә килешеп, шулай хәл иттек, – ди Резеда ханым.
Кызга Мәдинә дип исем кушалар. Ул әти-әнисен, әби-бабасын сөендереп, ай үсәсен көн үсә.
– Ике яшенә кадәр имездем, – дип сөйли башлады Резеда. – Бер яшькә кадәр бер тапкыр да авырмады кызыбыз. Бер яше тулып киткәч, тирләгән килеш, чишмәдә салкын тидердек. Анда да җиңелчә томау белән генә котылдык. Бер яше тулган көнне тәпи китте. Үзенчә аңлата, үзенә генә хас сүзләр белән сөйләшә башлады.
“Балагызда кылыйлык”
Мәдинә балалар ярата. Шуңа күрә, өйдә күңелсез булмасын дип, аны балалар бакчасына бирәләр. Бик тиз ияләшә, елаган балаларны да юатып йөрүче була ул анда. Балалар бакчага киткәч, бер авырып алалар бит. Мәдинә дә бер атна буе “острый ларингит”тан җәфалана, температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә. Шулай итеп, балалар яратучы кыз бакчага нибары 8 генә көн йөреп кала.
– Терелә башлагач, сентябрь башында, кызыбызның сул як күзе кырыйга китә башлавын сиздем. Башта мин моны үз-үземне шөбһәләндерәмме әллә дип тә уйладым. Әтисе дә сизеп алгач, Казанга, түләүле клиникага алып киттек. Анда безгә “Расходящее косоглазие” диагнозы куйдылар. Кылыйлыкка каршы гимнастика, күз күремен саклау өчен телефон “вспышкасы” белән күнегүләр эшләргә куштылар. Без Казаннан зур өметләр белән кайтып киттек һәм бердәнберебезне дәвалау эшенә керештек.
“Гүя җир убылды шул мәлдә”
Мәдинәнең уң күзен каплап, төрле гимнастикалар ясата башлый Резеда. Тик нәтиҗә алар көткәнчә булмый. Мәдинә елый, “күз, күз” дип кабатлый, алай гына да түгел, бер-ике адым атласа, егыла, барып бәрелә башлый. “Вспышка” яктысында да күзе уйнаган кебек күренә. Нишләргә? Кызлары күрми бит!
– Кичекмәстән ДРКБның түләүле бүлегенә язылдык. Анда кызыбызны ике табиб карады да, бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. Мин әле алар ни әйтәсен уйлап та карамыйм. Шуннан соң берсе: “Сезгә тиз арада безнең хастаханәгә ятарга кирәк, яман шеш түгелме икән дип шикләнәбез”, – диде. Бу 17 октябрь иде. Гүя, аяк астында җир убылды шул мәлдә. Хастаханәгә яттык. Аннан соң исә, шундагы табиблар тәкъдиме белән, Сәламәтлек саклау министрлыгы аша квота алып, Мәскәү клиникасына язылдык. Монда исә бердәнбер юл: начар авыру таралмасын өчен, кызыбызның күзен алырга туры киләчәк. Бүген без Мәскәүдә. УЗИлар үттек, иртәгә МРТ көтә. Барысы да иртәгә билгеле булачак, – ди Резеда.
“Язмышы шундый”
Авыру каян килеп чыккан соң? Моны Резеда ханым белми. Хәтта табиблар да: “Кызыгызның язмышы шундый”, - дию белән чикләнгән.
Чарасызлыктан аптыраган ата-ана гаҗизлектән нишләргә белми беренче мәлдә. Аннары исә интернетка кереп, бу зәхмәт турында укый башлый. Шул вакытта, еракта яктылык күренгәндәй була. Мәдинә дучар булган авыруны дәвалап була, хәтта күз күремен саклап калырга да мөмкин икән. Моның өчен бары 4 миллион сумга якын акча һәм Швейцариягә бару кирәк.
– Мюниер исемле бу профессорга дөньяның төрле почмагыннан киләләр икән. Ул башта авыруны дәвалап карый, аннан соң да күз күремен саклап калырга тырыша, ди. Кем үз баласының сукыр калуын тели? Без дә шунда барып эләгү хыялы белән янабыз, – ди Резеда.
Швейцария профессорына эләгү өчен Резеданың энесе зур көч куя. Ул французча иркен аралашучы кыз табып, аның белән бергә чит ил табибына заявка калдыралар. Озак та үтми, Мюниер әфәндедән җавап хаты да килеп төшә. Ул нәни Мәдинәгә ярдәм итәргә теләвен, иң минималь депозит күләмен язып җибәрә.
Коткаручының үзенә ярдәм кирәк
Мәдинәгә “челтәр катлау яман шеше” дигән диагноз куелган. Шулай итеп, бүген курчак кебек кызчыкның күзләрен саклап калу өчен 3 600 000 сум акча кирәк.
Биш ел янгын сүндерү хезмәтендә, аннан соң “112” бердәм коткару сервисында эшләгән Резедага бүген үзенә ярдәм кирәк. Шөкер, арабызда мәрхәмәтле кешеләр шактый.
– Бу турыда сөйләргә кәефем дә, кемнәндер ярдәм сорарга теләгем дә, вакытым да булмады. Рәхмәт энемә, мәгълүмат таратуда ул ярдәм итте. Бу сумманы без үзебез генә күтәрә алмыйбыз. Аллага шөкер, телефоным бер минут та тынып тормый, кемдер 100 сум, кемдер 1000 сум акча күчереп тора. Аларга һәр тиене меңе белән әйләнеп кайтсын! – ди Резеда.
Инде без дә сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Әйдәгез, нәни Мәдинәнең күзләрен саклап калуда үзебезнең өлешне кертик. Кайвакытта, кибеткә кереп, кирәкмәсә дә, ул әйбергә мохтаҗлыгыбыз булмаса да, акча туздырып чыгабыз. Менә шундый чакларда, ул акчаны Мәдинәгә ярдәмгә тотсак, файдалырак та, саваплырак та булыр.
Ике яшьлек Мәдинәнең әле бөтен тормышы алда. Аның да яшьтәшләре белән бергә уйнап үсеп, зур ак бантиклар тагып, укырга керәсе, тоттырмыйча качып йөргән хәрефләрне җыеп укыйсы һәм сезгә рәхмәт әйтеп, бик бәхетле буласы бар.