Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек кыз баланың борынына әбисенең теше кысылып калган

Табиблар баланың борыннан алган теш сасып беткән булган.

news_top_970_100
Ике яшьлек кыз баланың борынына әбисенең теше кысылып калган

Мәскәүдә ике яшьлек кыз баланың борынына әбисенең теше кысылып калган. Башкаладагы Г.Н.Сперанский исемендәге хастаханә табиблары сабыйның борынында кысылып торган ясалма тешне алган. Бу турыда «Москва» яңалыклар агентлыгы Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. 

Нәни кызны хастаханәгә ашыгыч ярдәм белән алып килгәннәр. Сабый уң як борын тишеге белән сулыш ала алмаган. 

Баланы оториноларинголог-табиб караган. Аның борын эчендә аксыл-сары төстәге чит предмет булуы ачыкланган. Җентекләп карагач, бу әйбернең ясалма теш булуын күреп алганнар.

Моңа кадәр баланың әбисенең протезындагы бер теше төшеп киткән булган. Онык исә идәннән шул тешне алган да уң як борын тишегенә тыгып куйган. 

Хастаханәдә оториноларинголог булып эшләүче табиб Ольга Ряднова сүзләренчә, борыннан алынган тештән сасы ис килгән. Димәк, бу теш баланың борынында кимендә бер атна торган инде. Ә иң куркынычы шунда: теш борынга бик эчкә кереп киткән, ул сулыш юлларына китеп кысылу ихтималы булган. 

Әбинең тешен чыгаргач, кызны өенә кайтарып җибәргәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100