news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек игезәк балаларны салкында урамда ялгызларын калдырганнар

Нефтекамада полицейскийлар урамда үзләре генә йөргән балаларны коткарган.

news_top
Ике яшьлек игезәк балаларны салкында урамда ялгызларын калдырганнар
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, тәртип сакчылары урамда үзләре генә йөргән балаларны күреп ала. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Балалар табибларга тапшырылган. Алар профилактик хисапта торган гаиләдә тәрбияләнүче балалар булган», — дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.

Социаль челтәрләрдә ике яшьләр тирәсендә ир бала белән кызны игезәкләр дип язалар. Балалар сәламәт, әмма даими рәвештә әти-әниләрен сорап елыйлар дип хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар