Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек баланың башына зур кайчы кадалып калган

Сабый кулына кайчыны тоткан килеш урындыктан егылып төшкән.

news_top_970_100
Ике яшьлек баланың башына зур кайчы кадалып калган
https://pixabay.com/

Кытайдагы Фуян шәһәрендә ике яшьлек баланың башына зур кайчы кадалган. Бәхеткә, бала исән калган. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

Туганнары аерым бүлмәдә телевизор карап утырганда, сабый урындык ала һәм шкаф тартмаларын актара башлый. Шунда ул тегүче куллана торган зур кайчы табып ала. Бала кайчыны кулына ала һәм урындыктан егылып төшә. Кайчы баланың башына кадала. 

Баланы тиз арада хастаханәгә илтәләр. Бу вакытта кайчы баланың башында кадалган килеш торып тора. Нейрохирург сүзләренчә, кайчының пычагы баланың башына 15 миллиметр чамасы тирәнлеккә кереп кадалган.

«Малай бик бәхетле булып чыкты. Кайчы аның баш сөяген тишеп кергән, баш миенең тышчасын тишкән, баш мие тукымаларына зыян килмәгән», — дип сөйләгән табиб.

Сабыйның башындагы кайчыны алу өчен ике сәгать операция ясаганнар. Киләчәктә бала тулысынча сәламәтләнер, дип өметләнәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100