news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек бала югалган урында "Үләчәк" дигән язу тапканнар

Әнисе улын өй янында башка бала-чага белән уйнарга калдырып торган.

news_top
Ике яшьлек бала югалган урында "Үләчәк" дигән язу тапканнар

Бу турыда РИА Новости агентлыгы Бурятия Тикшерү комитеты рәсми вәкиленә сылтама белән хәбәр итте.

Баланың әнисе туганына кунакка килгән. 2 яшьлек улын өй янында башка бала-чага белән уйнарга калдырып торган. 20 минуттан соң кире чыккач, әни кеше баласын тапмаган. Башка балалар да 2 яшьлек сабыйның кая киткәнен абайламый калган.

Бала югалган урынны эт белән тикшергәннәр, тик ул да баланың эзен таба алмаган.

Нәни малай югалган урынга якын елга буенда «Үләчәк» дигән язу тапканнар. Тикшерүчеләр бу язуны кем язганын һәм югалган малайга нинди мөнәсәбәте булуын ачыклый.

Балигъ булмаган баланы урлау буенча җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар