news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек бала бидонга кереп кысылып калган - видео

Коткаручылар бидонны ераккарак яшереп куярга киңәш итә.

news_top
Ике яшьлек бала бидонга кереп кысылып калган - видео

Уфада бидонга кереп кысылып калган ике яшьлек кызга коткаручылар ярдәме кирәк булган. Бидон эченә кереп утырган сабый савыттан үзе чыга алмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Нәни кыз металл савыт белән уйный. Бала бидон эченә бер керә, бер чыга. Җайга салынган схема бер мизгелдә эшләми башлый: кызчык бидонга керүен керә, ә кире чыга алмый. Борчуга калган әти-әнисе коткаручыларга мөрәҗәгать итә.

Кыз, чыга алмагач, куркуга кала. Коткаручыларга ярдәм итәргә комачаулый башлый. Бидонның тарайган урынына тезләре белән терәлеп, каршы тора. Бала шулхәтле киреләнә, хәтта әнисе дә, уенчыклар да аның игътибарын җәлеп итә алмый. Көч-хәл белән генә баланы тоткынлыктан чыгаралар.

Уфа коткаручылары баланың әти-әнисенә бидонны ераккарак яшереп куярга киңәш иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар