news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике яшь кыз олы хатынны ялан куллары белән кабер казыткан

news_top
Ике яшь кыз олы хатынны ялан куллары белән кабер казыткан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чиләбе өлкәсендә ике яшь кыз 54 яшьлек хатынны урлап алып киткән һәм кабер казырга мәҗбүр иткән. Олы хатын кызларның берсенең егете белән йоклаган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Касли шәһәрендә 18 һәм 23 яшьлек ике кыз өлкән хатынны урлап, урманга алып китә. 54 яшьлек хатын ялан куллары белән үзенә кабер казый. Аны кыйныйлар һәм үзен генә урманда калдырып китәләр.

54 яшьлек хатын кызларның берсенең егете белән йоклаган. Егете хыянәт иткән кыз моны белгәч, ярсый. Ул дус кызы белән бергә көндәшен багажникка сала һәм егетенең өенә алып килә.

«Син аның белән йокладыңмы?» – ди ул егетенә. Егет барысын да таный. Шуннан соң яшь кызлар олы хатынны кыйный.

Зыян күрүче 54 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Аны урлаучы кызларны тоткарлыйлар, хәзер аларны 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Эшне судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар