Шәхси хуҗалыгында шактый терлек асраган Шәрифулла берничә гектар чөгендер утыртты. Алыр вакыт җиткәч, комбайн-фәлән юллап тормады - барыбер малларга ашатасы ич. Тракторына куелган җайланма белән алды да уңышны фермасы кырыена тау итеп өеп куйды. Шул чөгендерләрнең сабакларын кисеп, ышык урынга урнаштырыр өчен ике хатынны яллады. Бүгенге авылда кемнеңдер эшен эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Кайчандыр өмәләр ясап зур эшләр майтарырга булса, хәзер туры караган өчен дә акча сорыйлар. Җитеш тормышта яши авыл халкы, кемгәдер бил бөгәргә аның теләге юк. Әмма эштән курыкмаган, вакыт булганда бераз акча кертергә ризалашканнарны табарга була әле. Бөтенләй кыргыйланып, һәрберсе үзенең йортына бикләнеп бетмәгән әле.
Югары очтагы Наҗия белән Түбән очтагы Бибигайшә иде чакырылганнар. Икесе дә гомерләрен эштә үткәргәннәр, итәк тутырып бала үстергәннәр, аякка бастырганнар, икесе дә ир нужасын татыган, икесе дә чая хатыннар.
Чөгендер кисүнең әллә ни катлаулыгы юк аның. Өелгән бурт янына берәр түмгәк тартасың да, бияләйләр киеп, кулыңа саллы пычак аласың. Шалт-сабагын кистең, ялт-пычрагын кырдың, һоп - очырасың яңа күбәгә!
Чакырылган хатыннар, бер авылда яшәсәләр дә, сирәк очрашалар иде. Наҗия гомер буе сыер җиленен тартты, Бибигайшә төрле эшләрдә йөрде. Сабантуй-фәләндә, я башка бәйрәмдә йөзгә-йөз килгәндә хәл-әхвәл сорашалар иде, кибет тирәсендә еш кына озаклап сөйләшеп торганнары булгалады. Ә тегеләй бер-берсе турында якын ахирәтләренең сөйләүләре буенча беләләр иде.
Хатыннар, вакытында килеп, янәшә урнаштылар да кызу-кызу эшкә тотындылар. Килгәч-килгәч эш күрсәтергә кирәк бит инде, ничу юкка вакыт уздырырга. Бераздан Шәрифулла сугылып китте, хәл белеште, бер-ике җылы сүз әйткән булды. Аннан соң кояштай балкып хуҗабикә Нурия чыгып урады. Озакламый коймак коеп боларны чәйгә эндәшергә вәгъдә бирде.
Көн матур иде, эш ырамлы (җитез) барды. Сөйләшми генә утырып булмый бит инде. Башта нинидидер уртак темаларны телгә алдылар. Кыйммәтчелектән зарландылар, теге Әмриктәге президентны дөнья болгатканы өчен тиргәп алдылар, Шәрифулланың шомалыгына исләре китте...
Кәгазь калынлыгы гына коймакларын каз мае белән майлап, өстен каплап куйды да Нурия, эшчеләрен чәйгә эндәшергә уйлады. Ишек ачылганчы ук ниндидер шомлы тавышлар колагына салынып калды аның. Урап абзар артындагы чөгендер тавына чыкса, күз аллары томаланып китте. Ике хатын кара-каршы басканнар да озын пычакларын уңга-сулга айкыйлар, бер-берсенең өстенә менеп баралар.
Синең дә маҗараларыңны беләбез. Хәзер онытылгандыр шуклыкларың дип уйлыйсыңмы? Ә теге мич чыгаручы урыс егете белән һинд киносыннан соң кая киттегез, кая киттегез? Я, дөресен генә әйт әле миңа. Сөйләшеп торган була, хәшәп. Кеше алдында авыз ачарлыгың бармы синең ... - дип Наҗия пычагын Бибигайшәнең танавы тирәсендә уйнатты.
И-и-и, карале моңа, орчык муен, җиз алка! Син миңа каршы тавышыңны күтәрмә, яме? Башта балаларыңны тәртипкә утырт. Әнә Салихың анда урам буйлап соранып эчеп йөри, адәм ыстырамы. Кызың кияү табалмый саргая, йөзенә карарлык түгел. Ә миңа кайчандыр караганнар икән, көнләшәсеңме?.. - дип мул күкрәкләрен киереп һөҗүмгә күчте Бибигайшә. Наҗия ирексездән бераз чигенергә мәҗбүр булды. Әмма сүздә түгел! Моңа кадәр аның алдына чыккан кеше булмады. Моннан соң да чыгармас, Алла боерса...
Син мине үзеңә тиңләмә, мин - намуслы хатын. Кемнәр беләндер себерелеп йөргәнем булмады. Кызым да синең юлдан китмәс. Һәркем үзенә язганына юлыга... - дип ерактан уратып башлаган иде Наҗия, аның сүзләрен Бибигайшәнең көчле тавышы күмеп китте.
Намуслымын дигән буламы, җирбит... Калхузның ничә бозавын урлап абзарыңа кайтарып яптың? Ирең - авылның беренче буры. Сездәмени инде ул намус дигән нәрсә ...
Нурия очып килеп боларның арасына керде. Юхалап-юмалап ничек тә тынычландырды хатыннарны. Күгәрчендәй гөрләп, үзенекен сөйләгән булып, үзе артыннан әйдәде тегеләрне. Кайнар чәй, тәмле коймаклар бераз җебеттеләр хатыннарны. Кирпечтәй кызарып чыккан йөзләрен кулъяулыклары белән сөрткәләп, бер-берсенә сүз дә куша башладылар. Нурия, тәмам тынычланып, хатыннарны абзар артына кадәр озатып куйды. Бераз кушылып сөйләшеп тә торды әле. Җайга салынганнарына инанып, кире өенә кереп китте. Каравыллап эшләтеп булмый бит инде кешеләрне.
Никтер күңеле кузгалып, Нурия тагын чыгып урыйсы итте хатыннар янына. Сизгән икән шул йөрәге. Тегеләр отыры тавышланып, бер-берсенең фалнамәләрен ачалар иде. Тавышлары бар авыл өстенә яңгырап тора. Нурияне күреп алып, Бибигайшә кулындагы пычагын утырган бүкәненә очырды. Соңыннан бүкәнгә кадалган пычакны Шәрифулла көч-хәл белән тартып ала алды.
Бу адәм актыгы янында бер минут басып торырга теләмим. Алдан алып ашамаган әле Шәрифулладан. Кадалып китсен чөгендере... Ә син, чучка борын, башка очрама минем юлымда. Гарип ясыйм мин сине, - дип җилләнеп кайтып китте Бибигайшә.
Ә Наҗия һаман бирешмәде:
Һай-һай-һай, кайдан килгән бу шәплекәй? Син ишеләрне генә күргән. Туры әйткән ярамадымыни? Шулай була ул кыек юлда йөрсәң. Кешеләр белми минем гөнаһларымны дип йөргәнсеңдер дә. Барысы билгеле безгә, барысын беләбез... - дип такмаклап калды.
Боларның ямьсезләнүләренә йөрәге әрнеде дә соң Нуриянең.
Ни сәбәптән эләгешеп киттегез соң? - дип сорашты ул Наҗиядән.
Сәбәбе ни... ну башта... нәрсә диде соң әле, мур кыргыры... ул башлады инде... ул әйтте, мин җавап кына биреп тордым... - дип һич тә исенә төшерә алмады Наҗия.
Берничә көннән Бибигайшәне аулакта туры китереп, шул ук сорауны аңа да бирде Нурия. Озак уйлап торды теге. Соңыннан яңгыратып, башын артка ташлап көлеп җибәрде.
Этем белсенме инде ул ызгышның нидән чыкканын? Ну үзәгенә үтәрлек итеп әйттем инде мин аңа. Гомер онытмас... - дип сүзне бөтенләй икенче тарафка борды Бибигайшә.
Зык (тәмам) талашкан ике хатынның берсе дә ник сүзгә килгәннәрен белмиләр иде.