Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ут арасында (Айдар Солтан)

Вәсилә ике ут арасында калды.

news_top_970_100
Ике ут арасында (Айдар Солтан)
Рамил Гали

Берничә көн элек кенә әле ул ваемсыз студентка иде. Барысы да яхшы, көннәре тып-тыныч кына үтә, чөнки әти-әнисе, туганнары исән-саулар, алар өчен борчыласы юк, яхшы билгеләргә генә укый, Һәрчак янында үзен яратучы Рифнур бөтерелә.

Егет белән икенче курста укыганда танышканнар иде алар. Рифнур Вәсиләне чын-чынлап ярата, инде икесе дә бер-берсенең әти-әнисе белән таныштылар, ике як та яшьләрне ошаттылар. Туй буласына шикләре юк, Рифнур да укып бетергәч тә өйләнешү турында сүз кузгаткалый иде. Вәсилә егетне үзенең булачак ире дип саный, башкаларга бөтенләй игътибар итми дә. Ләкин күп вакыт кызга Рифнур белән бик күңелсез була, ул үзен ялгыз хис итә иде.

Беркөн Вәсилә икесенә дә театрга билет алды. Ләкин Рифнур, эш килеп чыгу сәбәпле театрга бара алмады, иптәш кызлары да барырга теләмәделәр, шунлыктан кыз үзе генә барырга булды. Студент бит, һәр сум исәптә - театрга керер алдыннан Вәсилә артык билетын сатарга уйлады. Озакламый аның билетын ачык йөзле, шат күңелле бер егет сатып та алды.

Билетлар Рифнур белән икесенә янәшә алынганлыктан егет Вәсилә янына утырды. Әлбәттә инде танышып киттеләр. Кызның күңелен моңа кадәр таныш булмаган хис биләп алды, битләре алланып чыкты, йөрәге еш-еш типте. Театр тәмамланганда Ирек кызны тәмам әсир итте, Вәсиләгә ул күптәнге танышы кебек тоела башлады. Ирекнең: «Бу чибәр кызның йөрәгенә кем хуҗа икән?» - дигән соравына үзе дә сизмәстән: «Беркем дә хуҗа түгел», - дип җавап бирде.

Ирек кызны озата китте. Вәсилә аның янында барысы турында да онытты, тулай торакка кайткач та хыялга бирелеп озак кына йоклый алмый ятты. Аннан соң күңелендә гел бер уй бөтерелә башлады: «Мин Рифнурны яратмыйм икән бит. Бу турыда аңа ничек әйтергә?"

Әнисе әлеге яңалыкны ничек кабул итәр? Инде нишләргә?

Кыз озак вакытлар билгеле бер карарга килә алмады, ике егет белән дә сирәгрәк очрашырга тырышты, алар очрашсалар, бер-берсе турында белерләр, дип курыкты. Аның Рифнурны рәнҗетәсе, Ирекне югалтасы килми иде.

Шулай нишләргә белми аптырап йөри торгач кыз тәмам ябыкты, ямьсезләнеп китте, укуында да өчле билгеләре ала башлады. Аның бу үзгәрешләренә иң беренче булып төркем җитәкчесе — күзлек астыннан сөзеп, бораулап караучы салкын карашлы укытучысы игътибар итте. Кызны болай да өнәп бетерми иде ул. Кияүгә чыкмыйча карт кыз булып калганлыктанмы, элек тә чибәрлеге белән әлләни булмаганлыктанмы ул яшь, матур кызларга көн күрсәтмәү ягында иде. Кабинетка чакырып, бернинди такт саклап тормастан кызны рәнҗетә торган шикле соравын биреп ташлады. Болай да күңеле тулып ни эшләргә белмичә йөргән кыз урынсыз бирелгән нахак сорауга рәнҗеп озак үкседе.

Бәхетсезлегенә каршы аның төркем җитәкчесе белән сөйләшүен ишеккә «озын» колагын куеп тыңлап торган авылдаш кызы Мәдинә, нәрсә сөйләшкәннәрен аңлап та бетермәстән, авылга кайтып гайбәт таратты. Авылда Вәсиләгә шикләнеп карадылар, артыннан чыш-пыш гайбәт сөйләп калдылар. Бу гайбәт тиз арада әти-әнисенә, туганнарына да барып иреште. Әнисе белән кыз арасында аңлашылмаучылык килеп чыкты, ана кеше бозык юлда йөргән кызын өйгә кертмәү белән янады. Вәсилә аңлатырга тырышып караса да, аңларга теләмәде, чөнки кызының соңгы араларда бик боек йөрүенә игътибар иткән иде, шуңа гайбәтнең чын булуына шиге калмады. Кыз каникуллары да бетмәстән өйдәге тавыштан тәмам туеп, кире тулай торакка китеп барды.

Анда кызны тагын да авыррак аңлашу көтә иде. Рифнурга күптән гашыйк булып, Вәсиләнең бәхетеннән көнләшеп йөргән Мәдинә егеткә әллә ниләр сөйләп бетергән иде инде. Рифнур башта ышанмаса да кызның соңгы араларда үзе белән салкын сөйләшүен уйлап шикләнә калды. Һәм барысын да Вәсиләнең үз авызыннан ишетергә теләп бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. Гайбәтләрдән тәмам туйган кыз үзен яратам дип әллә ниләр вәгъдә итеп йөргән кешесенең шулай ышанмыйча җанына тиюенә түзеп тора алмады: «Бар күз алдымнан югал мин сине күралмыйм!» - дип кычкырды.

Егет аңа мыскыллы караш ташлап, китеп барды һәм, Вәсиләгә үч итеп, гайбәт таратучы Мәдинә белән йөри башлады. Горур Вәсилә, гайбәтләрдән өстен калып, укуын дәвам итте. Ул бу хәлләрдән соң Рифнурның үзен чынлап яратмавына ышанган иде инде, егетне рәнҗетүдән куркып башта ук аңа дөресен әйтмәвенә үкенеп бетә алмады.

Кыз турында сүзләрне Иреккә дә ирештерделәр. Бер генә тапкыр түгел, күп тапкырлар. Ул моңа әһәмият бирмәде, Вәсиләнең тәртипле кыз булуына шиге юк иде аның. Барлык гайбәтләрне белмәмешкә салышты, кызга берни сиздермәде. Көннәрдән бер көнне кыз аңа барлык кичерешләре турында үзе сөйләп бирде. Егет аңа боларның барысын да ишеткән булуын, кеше гайбәтенең үзе өчен бернинди әһәмияткә ия түгеллеген әйтте. Ул Вәсиләгә тагын да якынрак булып китте. Кыз кабат бәхеттән балкыды, күзләренә элекке нур кайтты, тагын да тырышыбрак укый башлады. Ләкин теге аңлашылмаучанлыктан соң авылга өйләренә кайтырга теләмәде, үзен аңларга теләмәгән әнисенә бик нык үпкәләгән иде.

Ана кеше, баласыннан бернинди дә хәбәр булмагач, аптырап үзе тулай торакка килде, ул инде суынган, кызы нинди генә хәлдә булса да кичерергә әзер иде. Баласының элекке кебек үк шат күңелле, сылу икәнлеген күргән ана үзен ахмаклыкта, сабырсызлыкта гаепли-гаепли гафу үтенде. Кызның күңеле тәмам тынычланып калды.

Вәсиләнең авылдаш кызы үзе тараткан гайбәткә үзе үк батты. Аның үзен яратуын белгән һәм Вәсиләдән үч алырга уйлаган Рифнур Мәдинәне үзенчә файдаланды. Бала көтүен белгәч, тәмам аптырашта калды, мәҗбүри диярлек өйләнде. Икесе дә укып бетермәгән, шуның өстенә бала да бар, алар еш кына талаша башладылар, бергә яшәүләренең рәте китте. Мәдинә укуын ташларга мәҗбүр булды. Икесе дә тормышларының барып чыкмавын Вәсилә рәнҗеше дип уйлыйлар иде. Мәдинә: «Бер гөнаһсызга Вәсилә турында гайбәт таратып рәнҗеш алдым, Рифнурны бала белән үземә бәйләп булыр дип нык ялгыштым», Рифнур: «Вәсиләне юкка теләсә- нәрсә әйтеп рәнҗеттем, шикләнгән очракта да берни әйтмичә китеп барырга була иде бит», - дип уфтана иде. Ул берничә тапкыр кыздан гафу үтенергә дә уйлады, ләкин Вәсилә һәрвакыт аны күрмәмешкә салышып үтеп китә иде.

Ирек белән Вәсилә укуларын тәмамлап эшкә урнаштылар. Берничә елдан өйләнештеләр. Гайбәтләргә юл куймыйча, араларына салкын үткәрмичә, бер-берсен аңлап матур гына яши башладылар.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100