news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике үсмер малайны яшен суккан

news_top
Ике үсмер малайны яшен суккан
"Татар-информ" архивы

Хакасиянең Саяногорск шәһәрендә 14 яшьлек ике үсмерне яшен суккан. Өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, балалар яшен вакытында урамда гелий салынган металл баллоннар янында басып торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәзер балалар икесе дә хастаханәдә ята, диелә ведомство хәбәрендә.

«Малайларның берсен балалар бүлегенә күчерделәр. Икенчесе реанимациядә ята. Хәле стабиль», – дигән белгечләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, балалар очраклы рәвештә баллоннар янында булган һәм табигый бәла-казага очраган. Баллоннар яшенне тартып китергән булуы ихтимал, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар