Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике үсмер «кызык өчен» пенсионер карчыкны тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
Ике үсмер «кызык өчен» пенсионер карчыкны тереләй яндырып үтергән
"Татар-информ" архивы

Свердловск өлкәсендәге Алапаевск шәһәрендә ике үсмер пенсионер карчыкны тереләй яндырган. Аларның берсе өчен 2 айга өй аресты билгеләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, үсмерне «үтерү» маддәсе буенча җинаять кылуда шикләнәләр.

Әлеге вакыйга турында 18 октябрьдә билгеле була. Ике үсмер кызык өчен генә әби кешегә ут төртә. Алар әбине урамда куып тота, янучан сыеклык сибәләр һәм шырпы яндырып әбигә ыргыталар. Аннары үсмерләр ни кылуларын аңлап ала, якындагы йорттан су алырга керәләр. Ләкин инде соң була – әби урында ук үлә.

Әлеге фаҗиганең шаһиты булган бер хатын сүзләренчә, мәрхүмә карчык бер кешегә зыян китерми торган әби була. Аны күршеләр белә, ләкин берсе дә ярдәмгә килми, полициягә дә хәбәр итми.

Үсмерләр гаебен танып күрсәтмә бирә. Аларның берсе акылга зәгыйфь булуы билгеле, аның 3нче төркем инвалидлыгы да бар.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2022
    Исемсез
    Кая тэгэри бу донья..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100