Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике укучым җир куенында ята»: Украинада Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы һәлак булган

news_top_970_100
«Ике укучым җир куенында ята»: Украинада Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы һәлак булган
https://vk.com/tatvestnik

Бүген Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында тагын бер Украинада һәлак булган егет – Денис Гарифуллинны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «ВКонтакте»да «Тәтешле хәбәрләре» төркеме хәбәр итә.

 Денис – БТР куып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның сыйныфташы.

Данис спортчы булган, армрестлинг, гер күтәрү һәм көрәш белән шөгыльләнгән. Армия хезмәтен Оренбургта мотоукчылар гаскәрендә үткән. Шул ук гаскәрләрдә 2017 елга кадәр контракт буенча да хезмәт итәргә калган.

Денис 2022 елның октябрендә махсус операциягә чакырылган. «Вагнер» төркемендә хезмәт иткән. Шушы көннәрдә Артемовск (Бахмут) тирәсендәге сугышларда һәлак булган.

Озату мәрасимендә катнашучылар Денисның якты йөзле, ачык күңелле, тырыш егет булуын билгеләп үткәннәр.

Сүз әйткәндә, Фәнис белән Денисның беренче укытучылары Айсылу Мөдәрисова күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

«Мин Денисны Яңа Кайпан авылында башлангыч сыйныфларда укыттым. Фәнис белән бер класста укыдылар алар. Инде 2 укучымның җир куенында ятуына әле дә ышанасым килми. Яңа Кайпан авылында балалар бакчасы булмаса да, Денис, укырга килгәндә, бөтен хәрефне танып, укырга өйрәнеп килгән иде. 7 малай, 1 кыз укыдылар алар. Шук булсалар да, бер-берсен кимсетү дигән әйбер булмады. Барысы да ачык йөзле иделәр, гел игътибарны үзләренә җәлеп итеп тордылар. Кыш бабайга ышаналар иде. Алар белән бик күңелле эшләдем, үз балаларым кебек булдылар.

Укытучы буларак, үз укучыларың турында мондый хәбәрне ишетү – бик кыен. Озак яшәргә, бәхетле булырга тиеш иде алар. Барлык туганнарының кайгысын уртаклашам. Денис, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын. Тыныч йокла», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100