Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике тонна алтын кайта»: Ленин янына көрәшче Раил Нургалиевка һәйкәл куярга телиләр

«Санкт-Петербургка машина җибәрдек. Ике тонна алтын кайта бүген төнлә. Һәм ике тонна алтыннан шушындый баһадир, күркәм, затлы егеткә һәйкәл куелачак!» КФУ профессоры Әнвәр Хуҗаәхмәтов Ленин һәйкәле янына көрәшче Раил Нургалиевка да алтыннан һәйкәл кую идеясе белән чыккан.

news_top_970_100
«Ике тонна алтын кайта»: Ленин янына көрәшче Раил Нургалиевка һәйкәл куярга телиләр
видеодан скриншот

КФУ психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗаәхмәтов университетның төп бинасы каршысында урнашкан Ленин һәйкәле янына танылган көрәшче Раил Нургалиевка да һәйкәл кую идеясе белән чыккан. Раил Нургалиев видеоны үзенең инстаграм битенә дә урнаштырган.

— Бүген Казан Идел буе федераль университетында бик зур вакыйга! Тантана! КФУның меңнәрчә студентлары көтеп алган кунак — ул да булса Раил Ринат улы бездә кунакта. Раил безнең университетны тәмамлаган егет. 2009 елны «отлично» билгеләренә тәмамлады. Спорттагы, җәмәгать эшендәге уңышлары зур дан иде безнең университетта.

Бүгенге көндә Раил — безнең горурлык. Дөнья күләмендә, Европада, Россиядә, Татарстанда йөзләрчә тапкыр батыр булып калган спортчы ул. Аның уңышлары зурдан. Без, Раил акыллым, сезнең безнең шәкерт булу белән чын мәгънәсендә горурланабыз һәм безнең студентларны сезнең үрнәктә тәрбиялибез», — дип Әнвәр Нуриәхмәт улы Раилнең кулын шартлатып кыса.

Алга таба Әнвәр Нуриәхмәт улы КФУның төп бинасы каршында «моңаеп басып торган Володя Ульянов» янына Раил Нургалиевка да һәйкәл куелачак дип әйтә. Ул Санкт-Петербург шәһәренә машина җибәрелүе һәм Раил Нургаливның һәйкәлен ясар өчен ике тонна алтын кайтачагы турында да сөйли. 

— Безнең Казан университеты каршында моңаеп, Володя Ульянов басып тора. Данлы шәхес, дөнья күләмендә танылган шәхес! Менә аның янына бер дус кирәк икән. Мин таптым аны. Ул — тугыз тапкыр дөнья чемпионы, әллә ничә тапкыр Европа, Татарстан, Россиядә чемпион булган, алтын, тырыш егет — ул да булса Раил Ринат улы. Санкт-Петербургка машина җибәрдек. Ике тонна алтын кайта бүген төнлә. Һәм ике тонна алтыннан шушындый баһадир, күркәм, затлы егеткә һәйкәл куелачак! Һәм Володя Ульянов моңаеп басып тормаячак. Татар халкының мәгърур улы белән елмаеп торачак. Яшәсен Володя Ульянов! Яшәсен Раил Ринат улы!» — дип тәмамлый Әнвәр Нуриәхмәт ул.

Инстаграмда бу хәбәрне дәррәү килеп, хуплап чыгучылар байтак. «Молодец, Раил», «Котлыйм, Раил! Укытучы бәясе», «Афәрин!», «Ну җиренә җиткереп сөйли инде ичмасам Әнвәр Нуриәхмәтович! Афәрин! Раил, син мондый мактауга лаек!», «Раил, без дә кушылабыз бу мактауларга, чыннан да бик дөрес әйтелгән сүзләр», «Молодец, Раил, син безнең горурлыгыбыз», — дип яза Раилнең инстадаш дуслары.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов та: «Молодцы! Раил, булдырасың! «Манзара”ның иң тәүге билбавын да син алдың тарихта беренче булып, һәйкәл дә беренче булыр. Молодец, горурланабыз, хөрмәт итәбез!» — дип язган.

«Татарстан көрәш федерациясе» инстаграм битендә дә әлеге видео астында инстадашлар хуплау билгеләре тезгәннәр. Журналист Илнар Хөснуллин исә: «Берәр урамга исемен бирик», — дип тә өстәп куйган.

Ә сез танылган көрәшче Раил Нургалиевка һәйкәл куюга ничек карыйсыз? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100