news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике телдә һәм өстәмә саклаулы: 2025 елда Татарстанда сайлау бюллетеньнәрендәге үзенчәлек

Сайлау участоклары күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен трафаретлар белән тәэмин ителәчәк.

news_top
Ике телдә һәм өстәмә саклаулы: 2025 елда Татарстанда сайлау бюллетеньнәрендәге үзенчәлек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен бюллетеньнәр уникаль саклануга ия. 2025 елгы бердәм тавыш бирү көненә төп документларны әзерләү үзенчәлекләре, шулай ук күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тавыш бирү мөмкинлекләре турында – «Татар-информ» язмасында.

Татарстан Рәисен сайлауларда бюллетеньнәр аксыл-яшел төстә була

Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр «Идел-Пресс» нәшриятының матбугат цехында әзерләнгән.

«Сайлау бюллетене – бөтен сайлау кампаниясендә иң төп документларның берсе. Анда кандидатларның исемнәре, биографияләреннән кыскача белешмәләр языла. Татарстанда бердәм тавыш бирү көне мөмкин кадәр үтәкүренмәле, оешкан төстә, законлы рәвештә узсын өчен бөтен тырышлыкны куябыз», – дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Бюллетеньнәрнең формасын һәм текстын Үзәк сайлау комиссиясе раслаган. Төсләре төрле: Татарстан Рәисен сайлау өчен – аксыл-яшел, ә 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатына өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен ачык алсу төстә була. Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә бастырылган, бу – республикада яшәүче бөтен кешегә дә мәгълүматны аңлаешлы итә.

Кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә язылган. Фамилия, исеме һәм әтисенең исеме янында туган елы, яшәү урыны, төп эш урыны, кандидатны тәкъдим иткән сәяси партия турында мәгълүмат бар.

14 сентябрьдә булачак сайлаулар өчен Татарстанда әзерләнгән һәрбер бюллетень берничә дәрәҗәдәге саклауга ия.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Һәр бюллетень берничә дәрәҗәдәге саклауга ия

Татарстан Рәисен сайлауларда тавыш бирү өчен 2 923 100 бюллетень әзерләнгән, шул исәптән 93 900 – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан файдаланып тавыш бирү өчен.18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар өчен 53 400 бюллетень бастырылган.

Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау өчен – 927 мең, ә Чаллыда депутатлар сайлау өчен 327 мең бюллетень әзерләнгән.

Татарстанда 14 сентябрьгә сайлауларга әзерләнгән һәр сайлау бюллетененең берничә яклау дәрәҗәсе бар: уникаль саклау челтәре, участок сайлау комиссияләре әгъзалары имзалары һәм мөһер.

«Саклауның бөтен дәрәҗәсе дә каралган – тангир челтәренең уникаль бизәге, өстә уң як почмакта «тере» саклау чарасы – участок сайлау комиссиясе мөһере һәм участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукы булган ике әгъзасы имзасы бар», – диде Андрей Кондратьев.

Микрошрифтны болай гына күреп булмый, аны бары тик 10 тапкыр зурайтып күрсәтә торган линза белән генә күреп була.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бюллетеньнәрне инновацион саклау

18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау бюллетеньнәрендә беренче тапкыр эксперимент сыйфатында өстәмә саклау чарасы – микрошрифт бар.

«Быел безнең җитди яңалык бар. Без 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау бюллетеньнәрендә яңа төр саклау керттек. Бюллетеньдә күренә торган сызыклар текстлы микрошрифттан тора», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Микрошрифтны болай гына күреп булмый, аны бары тик 10 тапкыр зурайтып күрсәтә торган махсус линза белән генә күреп була. Әгәр бюллетеньдәге кара сызыкны лупа аркылы карасаң, кәгазьдә хәрефләр барлыкка килә.

Бу – икенче дәрәҗәдәге саклау. Саклагыч тангир челтәр бюллетеньнең икенче ягында ясалган, һәм аның өчен махсус буяу кулланыла. Бу челтәрне «Идел-Пресс» типографиясе белгечләре уйлап чыгарган. Әгәр бу тәҗрибә уңышлы булып танылса, яңа технология Федераль Җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда да кулланылачак.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен кандидатлар турында мәгълүматлар эре шрифт һәм Брайль шрифты кулланып эшләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Үзенчәлекле ихтыяҗлы сайлаучыларга игътибар – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе системалы әзерлегенең бер өлеше»

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен кандидатлар турында мәгълүматлар эре шрифт һәм Брайль шрифты кулланып эшләнгән. Күз күреме буенча инвалидлар өчен сайлау участокларын рельефлы-нокталы Брайль шрифтын кулланып, сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль тутыру өчен махсус трафаретлар белән тәэмин итәчәкләр.

«Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге булсын өчен, без булачак тавыш бирү турында аларга алдан ук мәгълүмат бирәбез, сайлау участокларында тактиль күрсәткечләр куябыз, тавыш бирү кабинкаларын лупалар һәм бюллетеньнәр тутыру өчен махсус трафаретлар белән җиһазландырабыз», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Трафарет бюллетень кую өчен тишемнәре булган калын конверттан гыйбарәт. Теге яки бу кандидатка тавыш бирү өчен, аның фамилиясе каршында тамга кую өчен тишемне табарга кирәк.

«Үзенчәлекле ихтыяҗлары булган сайлаучыларга игътибар – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 2025 елгы бердәм тавыш бирү көненә системалы әзерлегенең бер өлеше», – диде Кондратьев.

Территориаль сайлау комиссияләре рәисләренә республиканың барлык 2752 сайлау участогын күрмәүче һәм начар күрүче сайлаучылар өчен мәгълүмати материаллар һәм трафаретлар белән тәэмин итәргә кушылган.

Һәр татарстанлының тавышы – республика киләчәгенә йогынты ясау хокукы һәм мөмкинлеге.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2025 елгы сайлау бюллетененә инструкция

Һәр татарстанлының тавышы – Татарстанның киләчәгенә йогынты ясау хокукы һәм мөмкинлеге. Кешеләр сайлау участогында үзләрен ышанычлы хис итсеннәр өчен, тәфсилле инструкция тәкъдим итәбез.

1 адым: кайда тавыш бирергә икәнен белешәбез

Сезнең сайлау участогының кайда булуын белегез. Ул 14 сентябрьдә 7:00-20:00 сәгатьләрдә ачык булачак.

Әгәр теркәлү урынындагы участокта була алмыйсыз икән, алдан «Мобиль сайлаучы» хезмәтен кулланыгыз.

Моны

  • «Дәүләт хезмәтләре» порталы аркылы;
  • Күпфункцияле үзәктә;
  • турыдан-туры сайлау комиссиясендә эшләп була.

Шунысы мөһим: гаризаны 10 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк иде.

2 адым: кандидатлар турында мәгълүматны белешәбез

Сайлау алдыннан кандидатларның һәм партияләрнең программалары белән танышып чыгыгыз. Бу – уйланылган карар кабул итәргә булыша.

Исегездә тотыгыз: сезнең тавыш – формаль әйбер генә түгел, ә республика үсешенә йогынты ясауның реаль коралы.

3 адым: бюллетеньнең нинди булырга тиешлеген белешәбез

Һәр бюллетеньдә берничә дәрәҗәдә саклау була.

Төсенә игътибар итегез. Татарстан Рәисен сайлаулар өчен бюллетень – аксыл-яшел төстә була.

Бизәкле уникаль челтәре булуын тикшерегез.

Өстә уң як почмакта участок комиссиясе мөһере һәм аның ике әгъзасының имзасы булуына инаныгыз.

Болар барысы да – бюллетеньнең чын булуы гарантиясе.

4 адым: бюллетеньне дөрес итеп тутырабыз

Округка карап, сезгә берничә бюллетень бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Мәләкәс сайлау округында алар өчәү – Рәис, Дәүләт Советы депутаты һәм җирле совет сайлаулары өчен булырга мөмкин.

Сайлау өчен, кабинкага кереп, кара яки зәңгәр каралы ручка алыгыз.

Кандидатлар турында мәгълүматны игътибар белән укып чыгыгыз: бюллетеньдә аларның белешмәләре алфавит тәртибендә урнаштырылган.

Үзегез тавыш бирергә теләгән кандидат янындагы шакмакка бер билге («Х» яки «V» тамгасы) куегыз.

Санаган вакытта хаталар булмасын өчен, шакмак чикләреннән чыкмаска тырышыгыз.

Әгәр ялгышкансыз икән, участок сайлау комиссиясе әгъзасына мөрәҗәгать итегез – сезгә яңаны бирергә тиешләр. Ә бозылган бюллетень юк ителә.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7:00-20:00 сәгатьләрдә ачык була.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар