news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике татар җырчысы өйләнешкән

news_top
Ике татар җырчысы өйләнешкән
Фото: "Болгар кызлары" сәхифәсеннән

«Болгар кызлары» триосы солисты Элина Сафина Халыкара һәм Россиякүләм бәйгеләр лауреаты, җырчы Инсаф Ганибаевка кияүгә чыккан. Никах туеның кадрларын куеп, яшьләрне «Болгар кызлары»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә котлыйлар.

«Чын күңелдән Инсаф белән Элинаны тәбрик итәбез. Аларның йөрәкләре мәхәббәт музыкасы белән бәйләнде, һәм искиткеч матур, бик талантлы гаилә туды. Сезгә озын, бәхетле гаилә тормышы телибез. Бер-берегезне гомерегез буе яратыгыз! Бәхетле булыгыз. Без сезне яратабыз», – диелә котлауда.

Элина Инсафны җәй көне генә армия хезмәтеннән каршылаган. Озак та үтми, сөйгәне аңа тәкъдим ясаган. Тормышларындагы мөһим вакыйгалар сурәтләнгән романтик кадрларны яшьләрнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күреп була.

Инсаф белән Элинаны котлыйбыз! Бәхетегез гомерлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар