Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике төрле тәбә рецепты

Тәбәгә яшелчәләр яки сыр салырга була.

news_top_970_100
Ике төрле тәбә рецепты
Гөлүзә Василова

Яшелчәле тәбә: үсемлек мае, 4 йомырка, 2 помидор, 1 татлы борыч, 1 суган, тоз, борыч.

Яшелчәләрне вак итеп турарга һәм үсемлек маенда кыздырып алырга. Аннары йомырка һәм тәмләткечләр салырга. Барысын бергә болгатырга мөмкин, шулай ук һәр йомырка аерым пешсен өчен болгатмыйча капкачны каплап пешереп бетерергә. Табынга яшеллек белән бирергә.

Сырлы тәбә өчен: үсемлек мае, 50-70 грамм каты сыр, 4 йомырка, тоз, борыч, яшеллек.

Сырны угычтан уарга, йомырка сытарга һәм тәмләткечләр кушып болгатырга. Яшеллекне пешкәндә салырга яки табынга биргәндә тәбә өстенә сибәргә була.

Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100