Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике тәүлек кайтмаган дүрт бала әнисе йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләккән булган

Зәлинә өйдән эшкә дип чыгып киткән.

news_top_970_100
 Ике тәүлек кайтмаган дүрт бала әнисе йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләккән булган
pixabay.com

Мессенджерларда дүрт бала әнисе, 1993 елгы Зәйнетдинова Зәлинәнең югалуы турындагы хәбәр таралган иде. Аның тумышы белән Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылыннан булуы билгеле.

«Хатыным 5 гыйнвар көнне эшкә дип чыгып киткән җирдән кире кайтмады. Дүрт бала әнисе, иң кечкенәсенә 7 ай. Инде икенче тәүлек элемтәгә керми. Полиция бу турыда белә. Мәгълүматны һәм аның фотографиясен булдыра алганча таратыгыз, зинһар өчен», — дип Зәлинәнең тормыш иптәше төрле төркемнәргә тавышлы смс җибәрде. 

Икенче көнне Зәлинәнең табылуы турында яздылар. Әни кешене йөрәк өянәге белән аңсыз килеш Казан клиник хастаханәсенә алып киткән булганнар.

Зәлинәнең исән-сау терелеп, аякка басуын телибез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100