Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике төбәктә ялган аракы эчеп унҗиде кеше үлгән

Ханты-Мансий автоном округында һәм Төмән өлкәсендә ялган аракы эчеп массакүләм агулану очрагы булды.

news_top_970_100
Ике төбәктә ялган аракы эчеп унҗиде кеше үлгән

Ханты-Мансий автоном округының Кондинское бистәсендә берничә кеше ялган аракы сатып ала. Шуны эчеп 8-9 гыйнварда 6 ир һәм ике хатын-кыз үлә.

3 гыйнварда Төмәндә "Родники Сибири" маркасы белән ялган аракы саталар. Моны эчеп тугыз кеше үлә. Тикшерү комитеты 4 кешене кулга алган. Алар 1971, 1993, 1974 һәм 1987 елгы ир-атлар.

Ике очракта да этил спирты урынына метил спирты кулланылганы ачыкланган. Бу очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

Ялган аракы белән массакүләм агуланып үлү очраклары соңгы арада еш күзәтелә. Көзен Оренбург өлкәсендә 35 кеше, Екатеринбургта 26 кеше үлгән иде.

Тикшерү комитеты, экспертиза узганчы шушы маркалы аракына сатып алмаска һәм кулланмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100